Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музеенда “Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы” дигән кичә узды

Төбәкне өйрәнү музеенда "Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы" дигән кичә узды. Төрле өлкәләрдә эшләгән Фәния Фәттахова, Канигә Хәмидуллина, Лениза Сәхбиева, Рузилә Чумарина үзләре теркәп барган халык авыз иҗатын укучыларга җиткерделәр. Шулай ук "Шәҗәрә - тарих төпкеленән киләчәккә тәрәзә" дигән кичә дә рухи хәзинәләребезне барлаучы бер чара булды. Әтисе һәм әнисе ягыннан...

Төбәкне өйрәнү музеенда "Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы" дигән кичә узды. Төрле өлкәләрдә эшләгән Фәния Фәттахова, Канигә Хәмидуллина, Лениза Сәхбиева, Рузилә Чумарина үзләре теркәп барган халык авыз иҗатын укучыларга җиткерделәр.

Шулай ук "Шәҗәрә - тарих төпкеленән киләчәккә тәрәзә" дигән кичә дә рухи хәзинәләребезне барлаучы бер чара булды. Әтисе һәм әнисе ягыннан шәҗәрәләр төзегән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мирфаяз Солтанов, үз нәселләре шаҗәрәсен төзегән Рәис Мөхитовның тормыш иптәше Сайдә апа чыгышларын һәркем кызыксынып тыңлады. Мирфаяз ага әнисе ягыннан Ярмөхәммәт (Ермак) шаҗәрәсен музейга бүләк итте. Биредә ул унбер буын туганын күрсәткән.

Гөлфия Мосафина, музейның фәнни хезмәктәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай музеенда “Бәетләрдә, мөнәҗәтләрдә ана образы” дигән кичә узды