Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшерде

Хәбәр итүебезчә, 21-22 март көннәрендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген карады, терлекчелек фермаларында малларны асрау шартлары белән танышты, механизатор, терлекчеләр белән очрашты. Без, тикшерү нәтиҗәләреннән туган фикерләре белән уртаклашуын үтенеп, Марсель Зөфәр улына мөрәҗәгать иттек. -Ике көн дәвамында, иртә таңнан...

Хәбәр итүебезчә, 21-22 март көннәрендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген карады, терлекчелек фермаларында малларны асрау шартлары белән танышты, механизатор, терлекчеләр белән очрашты.

Без, тикшерү нәтиҗәләреннән туган фикерләре белән уртаклашуын үтенеп, Марсель Зөфәр улына мөрәҗәгать иттек.

-Ике көн дәвамында, иртә таңнан кичкә кадәр, районның барлык хуҗалыкларын диярлек йөреп чыктык. Комиссия составында, район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләреннән тыш, кыр эшләре барышына контрольлек итәргә, киңәш-тәҗрибәләрен бирергә алынган ветераннарыбыз - танылган игенчеләр Ринат Гыйльманов белән Рудис Сәлахов та бар иде.

Кайсы хуҗалыкта гына булсак та, безне күтәренке кәефле, басуга чыгарга әзер булган механизаторлар, язгы кыр эшләрен бернинди тоткарлыксыз алып бару дәрәҗәсенә җиткереп ремонтланган, юылган, буялган үзйөрешле тракторларның тигез сафы, рәт-рәт итеп куелган туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары каршылады. Соңгылары - тагылма кораллар, агрегатлар, башлыча каралган, куллану технологиясе таләпләренә туры китереп көйлисе генә калган. Ремонтчылар бер атна эчендә аларны хәзерлек сызыгына куячакларын әйттеләр.

Шунысы игътибарга лаек - тракторда эшләү өчен хуҗалыкларның, нигездә, үз кешеләре җитә. Араларында яшьләрнең күп булуы киләчәккә өмет өсти. Һәр үзйөрешле техниканың билгеләп куелган механизаторы бар.

Техникаларны язгы кыр эшләренә хәзерләүдә инвесторларга караган "Союз Агро", "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ, мөстәкыйль хуҗалыклардан "Марс" җәмгыяте, "Таллы Бүләк" кооперативы, ""Кәримов КФХсы" аеруча яхшы эшләгән.

Шул ук вакытта "Агро ТНГС-И" ҖЧҖдә (Победа), "Азнакай" агрофирмасы"ның Урманай комплексында, "Стәрле" җәмгыятендә хәл ителеп бетмәгән проблемалар бар әле.

Авыллардагы фермер, шәхси җитештерү хуҗалыклары да техникаларын һәм чәчүлек материалларын җитешле иткәннәр.

Без терлекчелек фермаларында да булдык, малларны асрау шартлары, алардан продукция алу белән таныштык. Биналар чиста, терлек азыгы җитәрлек. Сөт бар, бозаулар исән-сау үсә. Терлек караучылар, савымчылар үз эшләрен белеп башкара.

Район башлыгының вазифасы эшкә контроль ясау гына түгел, һәрьяклы ярдәм күрсәтү дә дип саныйм. Очрашу барышында "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең ике комплексында эшләүче механизаторлар чәчү агрегатлары алуда ярдәм сорадылар. Булышачакбыз. Терлекчелеккә килгәндә, фермаларга югары технологияле 20 сөтүткәргеч һәм танкерлар куячакбыз. Бу эш алдагы атнада башланачак. ЛПХ оештырырга теләүчеләргә банктан кредит алырга ярдәм итәбез. Теләге булганнар авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә ала. Халык белән сөйләшү вакытында мәктәп, балалар бакчалары, клубларны ремонтлау кирәклеге ачыкланды. Быел район мөмкинлекләреннән чыгып 4-5 клубны ремонтлаячакбыз. Үзебезнең төп бурыч дип без район халкы мәнфәгатен кайгыртуны саныйбыз һәм шулай эшлибез дә.

Ә бүген безнең алда язгы кыр эшләрен вакытында һәм кыска срокта башкарып чыгу тора. Игенчеләребез моңа әзер. Чөнки чәчүне ничек башлыйсың, урып-җыю да шулай узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы предприя...