Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итте

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге үз мәнфәгатен генә түгел, башкаларныкын да кайгыртып килгән иде. Мәсәлән, Илсөя Галиева Хәсәнов урамындагы 27 нче йортта кышын салкыннан интегүләре хакында җиткерде. Анда яшәүчеләрнең күмәк хатын да тапшырды. М.Шәйдуллин шәһәр башкарма комитеты...

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итте.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге үз мәнфәгатен генә түгел, башкаларныкын да кайгыртып килгән иде. Мәсәлән, Илсөя Галиева Хәсәнов урамындагы 27 нче йортта кышын салкыннан интегүләре хакында җиткерде. Анда яшәүчеләрнең күмәк хатын да тапшырды. М.Шәйдуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүровка ягулык сезоны башланганчы бу мәсьәләне хәл итәргә йөкләде.

Салават хәзрәтне ваһабчылык тарафдарларының активлашуы борчый. Ул әлеге дини юнәлешнең таралуына чик куюда ярдәм сорый. Марсель Зөфәр улы аның фикерләрен куәтләп, экстремизмга каршы бергәләп көрәшергә чакырды.

Өлкән кеше һәр нәрсәгә игътибарлы була. Рәбига Хәйруллина үзе яши торган Шәйхетдинов урамында арганда хәл алырга утыргычлар куеп булмасмы дип килгән. Чыннан да, кайчакта сау-сәламәт яшь кешенең дә, шәһәр буйлап җәяүләп чапканда, кайдадыр тукталып аякларын ял иттерәсе килә. Әлеге гозерне район җитәкчеләре урынлы дип тапты һәм шәһәрдә шундый ял урыннары булдырырга дигән карарга килде.

Такташ урамында яшәүче Җәүдәт Солтанов ПАТП артындагы «Изгеләр чишмәсе»нең язмышы өчен борчыла. Ул шулай ук чокыр аша җәяүлеләр юлы салуны сорый. Аның тәкъдимнәре дә исәпкә алынды.

Район башлыгы вак мәсьәләләрне дә читтә калдырмады. Ул мөрәҗәгать итүчеләрне дикъкать белән тыңлап, ярдәм итәргә ышындырды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итте