Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасының төп законы - Конституция көне белән котлыйм. Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасының төп законы - Конституция көне белән котлыйм.


Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш дәрәҗәсенә ирешәчәгенә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер - күпмилләтле дус, тырыш халык, белемле яшьләр, хезмәт сөючән кешеләр бар.


Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Киләчәккә булган планнарыбыз өметле һәм алар көндәлек тырыш хезмәт белән тормышка ашырыла. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Тырыш, һөнәрле, һәр яңалыкны теләп кабул итә торган азнакайлылар эшмәкәрлек белән киң шөгыльләнәләр.


Олы бәйрәм уңаеннан, районыбыз халкына тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телим. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, иминлек тантана итсен.


Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Республика Конституциясе көне бе...