Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы, Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабан туе белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылыр, бәйрәмебез кунаклары! Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына...

Хөрмәтле азнакайлылыр, бәйрәмебез кунаклары!

Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!

Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу - рухи бердәмлекнең чагылышы. Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам.

2016 ел - районыбыз өчен зур юбилейлар елы: район оешуның ­ - 85, «Азнакайнефть» идарәсенең - 60, Актүбә эшчеләр бистәсенең 60 еллыгын матур күрсәткечләр белән каршылыйбыз. Җирлегебездә барлык программалар буенча эзлекле эш алып барыла. Торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар сафка бастырыла, төзекләндерелә.

Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз өчен социаль-икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән чиксез горурланабыз. Быел район буенча ** меңнән артык гектар кырларда иген культуралары чәчелде. Бу республикабызда иң зур мәйданнарның берсе.

Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык уя. Сабан туенда данлыклы батырлар, хезмәт алдынгыларының урыны - мәйдан түрендә.

Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле кунаклар, гүзәл Азнакаебызны сагынып кайткан якташларыбыз! Барыгызга да хезмәтегездә зур унышлар, Сабантуе ярышларында катнашучыларга матур җиңүләр, бәйрәмебез кунакларына бәхетле мизгелләр телим! Табыннарыбыз мул, тормышыбыз тыныч булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы, Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Сабан туе белән котлады