Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль хезмәткәрләренең керемнәре турында мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырылды

Узган атнада район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да катнашты. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова 2013 ел өчен район һәм шәһәр бюджетларының...

Узган атнада район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары да катнашты.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Людмила Гурьянова 2013 ел өчен район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турында исәп-хисап тотты.

Район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин, агымдагы елның финанс яклап катлаулы булачагына басым ясап, һәр тиенне исәптә тотарга чакырды.

"Азнакай" хәйрия фондының идарә составына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Зәйтүнә Габитова таныштырды. Депутатлар каравына шулай ук Азнакай район Советының кайбер карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр куелды.


Район башкарма комитетының кадрлар-оештыру бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова муниципаль вазифаларны алыштыручы затларның, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте хакында рәсми сайтта мәгълүматлар урнаштыру, аларны массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибе белән таныштырды.

"Муниципаль унитар предприятиләренең салым һәм башка мәҗбүри түләүләрдән калган керемнәрен Азнакай шәһәре бюджетына күчерү тәртибе" Кайгыйдәләре турында авыл җирлекләре белән эшләү буенча сектор начальнигы Наил Сабирҗанов таныштырды. Карарга яраклы рәвештә, муниципаль унитар предприятиеләр, 1 июльдән дә калмыйча, керемнәренең бер өлешен шәһәр бюджетына күчерергә тиеш.

Депутатлар утырыш көн тәртибендә чыгарылган 16 мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль хезмәткәрләренең керемнәре турында мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырылды