Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләрендә узачак Бердәм дәүләт имтиханнарының көннәре билгеләнде

Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы гына айлар калып бара. Ә менә аларны тапшыруга гаризалар кабул итү вакыты 1 мартта чыга. Быел имтиханнар бирү тәртибендәге үзгәрешләрне аңлатуны сорап без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек. - Быел 11 нче сыйныфлар мәҗбүри ике фәннән - математика һәм рус теленнән имтихан тапшыра....

Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы гына айлар калып бара. Ә менә аларны тапшыруга гаризалар кабул итү вакыты 1 мартта чыга. Быел имтиханнар бирү тәртибендәге үзгәрешләрне аңлатуны сорап без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек.

- Быел 11 нче сыйныфлар мәҗбүри ике фәннән - математика һәм рус теленнән имтихан тапшыра. Бердәм дәүләт имтиханнарының көннәре дә билгеләнде: 26 майда - география, әдәбият; 29 майда - рус теле; 2 июньдә - чит телләр, физика; 5 июньдә математика; 9 июньдә - информатика, биология, тарих; 11 июньдә - җәмгыять белеме, химия. Имтиханны җитди сәбәп аркасында әлеге көннәрдә бирми калучылар өчен резерв көннәр итеп 16-19 июнь билгеләнде.

Яңа тәртип нигезендә бердәм дәүләт имтиханнары үткәрелә торган барлык пунктларга видеокүзәтү урнаштырылачак. Видеоязмалар кимендә өч ай сакланачак.

9 нчы сыйныф укучыларын май-июньдә рус теле һәм математикадан мәҗбүри; ә физика, биология, химия, информатика һәм ИКТ, тарих, география, чит тел, җәмгыять белеме, әдәбият һәм туган тел буенча ирекле сайлап алынган имтиханнар көтә.

Сәламәтлекләре чикле укучылар, шулай ук ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә белем алган укучылар өчен дәүләт чыгырылыш имтиханы үткәрелә.

Билгеләнгән тәртипне бозган укучылар агымдагы елда кабат имтиханнарга кертелми. Ике мәҗбүри фәннәннән дә имтихан нәтиҗәләре кәнәгатьләнерлек булмаган очракта, шулай ук бер мәҗбүри фәннән кабат начар билге алганда имтиханны бары бер елдан соң гына тапшырырга мөмкин.

Имтиханнар тапшыруга кагылышлы сорауларны 7-00-63, 7-66-79 телефоннары буенча муниципаль координаторларга яки безнең сайтка юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләрендә узачак Бердәм дәүләт имтиханнарының көннәре билгеләнде