Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертелде

1 сентябрьдән барлык укучылар өчен мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булуын һәр мәктәп үзе хәл итә. Соңгы елларда район белем бирү учреждениеләренең күбесендә мәктәп формасы кертелгән иде инде. Мәсәлән, шакмаклы итәк һәм жилетлар - Азнакай 5 нче урта мәктәбенең йөзе булып тора. - Яңа уку елын өченче ел шундый...

1 сентябрьдән барлык укучылар өчен мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булуын һәр мәктәп үзе хәл итә.

Соңгы елларда район белем бирү учреждениеләренең күбесендә мәктәп формасы кертелгән иде инде. Мәсәлән, шакмаклы итәк һәм жилетлар - Азнакай 5 нче урта мәктәбенең йөзе булып тора.

- Яңа уку елын өченче ел шундый форма белән каршы алабыз. Егетләр шакмаклы жилет, классик костюм, ачык зәңгәр яки ак күлмәк киячәк, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Лена Гыйззәтуллина.

Шәһәребезнең 4 нче лицее да башкалардан аерылып торачак. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әнисә Вәлиева әйтүенчә, махсус формаларны Яр Чаллы фирмасы тегә. Беренче ярминкәдә шактый ата-аналар форма сатып алырга өлгергән инде. Бәяләре 3000-3500 сум тирәсе. Кызлар - зәңгәр, караңгы зәңгәр һәм кызыл элементлардан торган сарафан, итәк-жилет, күбәләкле ак күлмәк, малайлар караңгы зәңгәр төстәге костюм, ак күлмәк һәм галстуктан йөриячәк. Кышка җылытылган кардиган да каралган. Формаларга лицей эмблемасы тегелгән.

8 нче мәктәптә кадет сыйныфлары һәркемнең игътибарын үзенә тарта. Алар - төрле бәйрәмнәрнең бизәге дә. Формаларын исә үзебезнең Азнакайда тегәләр. Ә гадәти сыйныф укучылары традицион формага өстенлек биргән.

Гомумән, күпчелек мәктәпләр көрән күлмәк һәм алъяпкычны сайлаган.

- Беренчедән, мондый формалар ата-анага арзанракка төшә. Аннан, кызларга бик килешеп тора. Мәктәп формасын кертүне кирәкле закон дип саныйм, чөнки төрле хәлдәге гаиләләр бар. Болай - бар да бертөсле, бертигез. Аннан форма балаларны дисциплинага да өйрәтә, - ди Урманайдан Зөлфия Сәмигуллина.

Ак алъяпкычларда - ак канат! Чыннан да, Совет чорыннан килгән әлеге форма бүген дә популяр. Аны бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары үз күрә. Бу канатлар аларны олы тормыш юлына очыра. Ә инде баштагы белем киемгә түгел, тырышып укуга бәйле. Шуңа күрә мәктәп мода күрсәтү йорты түгел, ә белем учагы булып калсын өчен бердәм формалар кертелә дә.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертелде