Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәбе укучылары Төркиянең белем бирү өлкәсендәге үзенчәлекләре белән танышты

Инде хәбәр ителгәнчә, районыбызның төрле өлкәләрдә уңышлар яулаган 14 укучысы Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре хакимияте чакыруы буенча сәяхәттә булып кайтты. Шундый бәхеткә ирешкән Чалпы мәктәбе укучысы Рәзилә Исхакова сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты: - Дөресен әйтим, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин безне, бер төркем укучыларны үзенә чакырып шундый хәбәр әйткәч,...

Инде хәбәр ителгәнчә, районыбызның төрле өлкәләрдә уңышлар яулаган 14 укучысы Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре хакимияте чакыруы буенча сәяхәттә булып кайтты.

Шундый бәхеткә ирешкән Чалпы мәктәбе укучысы Рәзилә Исхакова сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

- Дөресен әйтим, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин безне, бер төркем укучыларны үзенә чакырып шундый хәбәр әйткәч, без башта үз колакларыбызга ышанмый тордык, әлбәттә, бик шатландык. Тарсус шәһәре кунакханәсенә килеп кергәч тә әле бу куанычка һаман да ышана алмый идек.

Биредә безгә булган дустанә мөнәсәбәт, кайгырту турында сөйләп кенә бетермәле дә түгел. Ул яшәү урынын әйтәсеңме, ашатунымы, экскурсияләрне - барсы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шәһәр паркындагы чисталык, аллы-гөлле чәчәкләр, үсемлекләрнең төрлелеге хәйран калдырса, мәчетләрнең зәвыклы эшләнеше сокландырды. Тарсуска бармасам, әле кайчан йөзәргә өйрәнер идем.

Биредә көн дә бассейнда су кереп, диңгез ярында кызынып, рәхәтләнеп ял иттек. Зоопаркта әлегәчә үз күзебез белән күрмәгән төрле хайваннарны тамаша кылдык. Мерсинда уку йортларында булдык, үзебезнең дә сәләтне күрсәттек. Кемдер җырлады, биеде, мин шигырьләр сөйләдем.

Биредә балаларга белем бирү өлкәсендәге үзенчәлекләр белән бик кызыксынып таныштык.

Безгә менә шундый рәхәт тә, файдалы да, онытылмаслык ял оештырган Азнакай районы җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәбе укучылары Төркиянең белем бирү өлкәсендәге үзенчәлекләре белән танышты