Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мөхтәсибе үз вазифаларын Азат Талибуллинга тапшырды

Дүрт елга якын Азнакай мөселманнары өммәтен җитәкләгән Әмирҗан хәзрәт Якупов быел үз вазифаларын Азат хәзрәт Талибуллинга тапшырды. Бу вакыт эчендә районыбызның дини оешмалар эшчәнлеге күп уңай үзгәрешләр кичерде. Яңа Юл, Октябрь Бүләк, Камышлы, Түбән Якый авылларында мәчетләр төзелде, шәһәребезнең Зәңгәр мәчете каршында Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсе ачылды, Азнакайның «Юбилейный»...

Дүрт елга якын Азнакай мөселманнары өммәтен җитәкләгән Әмирҗан хәзрәт Якупов быел үз вазифаларын Азат хәзрәт Талибуллинга тапшырды.


Бу вакыт эчендә районыбызның дини оешмалар эшчәнлеге күп уңай үзгәрешләр кичерде. Яңа Юл, Октябрь Бүләк, Камышлы, Түбән Якый авылларында мәчетләр төзелде, шәһәребезнең Зәңгәр мәчете каршында Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсе ачылды, Азнакайның «Юбилейный» микрорайонында яңа мәчеткә нигез ташы салынды.

Бу мәчет төзелешен яңа мөхтәсиб Азат Талибуллин җитәкли. Анда икенче мәхәллә күчәчәк. Ул православие чиркәве каршында урнашачак. Яңа мәчет һәм чиркәү районыбызның динара дуслык үзәге булачак.

Әмирҗан хәзрәт заманында үзәк Ак мәчет, Актүбә бистәсе һәм кайбер авыл гыйбадәтханәләре төзекләндерелде. Шәһәр һәм авыл имамнары, Казанда махсус укулар узып, дини эшчәнлек алып барырга рөхсәт алды.

- Никахыбызны Әмирҗан хәзрәт укыды. Гаиләгездә низаг туса, һичшиксез, миңа мөрәҗәгать итегез, дигән иде ул. Аллага шөкер, гаиләбез тату, тормышыбыз бәрәкәтле булды: быел йорт сатып алдык, өченче балабызны көтәбез, - ди Тимбаковлар гаиләсе.


Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов дүшәмбе киңәшмәсендә Әмирҗан хәзрәткә Азнакайда ислам динен үстерүгә керткән өлеше һәм халкыбызга әхлакый тәрбия бирүдә куйган хезмәте өчен рәхмәт белдерде, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк - кул сәгате тапшырды.


- Төп максатыбыз - халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеген лаеклы дәвам итү, - ди 37 яшьлек яңа мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин.

Әйтергә кирәк, озак еллар икенче мәхәлләне җитәкләгән Азат хәзрәт яшьләр белән аеруча актив эшли: алар спорт, мәдәни чараларда катнаша, призлы урыннар яулый. Быел яшьләр спартакиадасында Азнакай командасы Яңа Чишмә спортчыларына гына оттырып, икенчелекне яулады. Мөслимәләр дә егетләрдән калышмый: бадминтонда II һәм III урыннарны яулады.

- Ярышларга әзерләнер өчен район җитәкчелеге яшьләргә шәһәребез гимназиясенең спорт залын бирде. Хәзер без атна саен шунда күнекмәләр уздырып, командабызның киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк чыгыш ясауларына өметләнә алабыз, - дип хәбәр итте Азат хәзрәт Талибуллин.

Һәр җәй балалар өчен районның берничә мәчете каршында ял лагерьлары эшли. Инвалид һәм мохтаҗ райондашларга ел дәвамында ярдәм күрсәтелә.

Мәдрәсәгә актив йөрүче яшьләр, дини уку йортларында югары белем алучы азнакайлылар да аз түгел.

- Мәктәптә укыган чакта ук мәдрәсәгә йөри идем. Тормышымны да ислам дине белән бәйләргә карар кылдым. Төркиянең "29 Май" университетының теология факультетына укырга кердем (ред. - http://kazan24.ru/news/140847.html (18+)). Җәйләрен Азнакайга кайтам. Быел 2 нче курсны тәмамлыйм. Киләчәктә, насыйп булса, магистратурыга укырга керергә ниятлим, - ди Азат хәзрәт шәкерте Валиулла Галимов.

Димәк, киләчәк өчен борчыласы юк - кадрлар мәсьәләсе дә уңай хәл ителер. Туган ягына кайтып урнашкан, гаилә корган, төбәк үсеше өчен хәләл көчен кызганмаган яшьләргә районыбызда барлык уңайлыклар да тудырылган. Ни дисәң дә, үз өеңдә үз көең! Тырышкан кешегә Аллаһ бәрәкәтен дә, бәхетен дә бирә бит...


Мөхтәсибәтнең иҗтимагый сәясәте ислам диненә уңай караш формалаштыруга да юнәлтелгән. Хакимият белән бердәм булып эшләү халыкны тәрбияләүдә, күпмилләтле илебезнең гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыруда, дин тотучыларның мәсьәләләрен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүдә зур роль уйный.


Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мөхтәсибе үз вазифаларын Азат Талибуллинга тапшырды