Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәгариф идарәсе 2016-2017 уку елында профильле 10нчы класслар челтәре картасын төзеде

Хәзерге җәмгыятьнең кадрлар әзерләүнең дәрәҗәсенә һәм сыйфатына карата таләпләрне торган саен арттыра баруы яшьләрнең һөнәр сайлау мәсьәләсен дә актуальләштерә. Шуннан чыгып, районыбызда профильле укытуга игътибар да елдан-ел арта бара. Укучыларны профильле укытуның төп юнәлеше - аларны белем бирү хезмәте базарында мөстәкыйль булырга, һөнәр сайларга өйрәтү. Мәктәптә профильне дөрес сайлау шәхси...

Хәзерге җәмгыятьнең кадрлар әзерләүнең дәрәҗәсенә һәм сыйфатына карата таләпләрне торган саен арттыра баруы яшьләрнең һөнәр сайлау мәсьәләсен дә актуальләштерә. Шуннан чыгып, районыбызда профильле укытуга игътибар да елдан-ел арта бара. Укучыларны профильле укытуның төп юнәлеше - аларны белем бирү хезмәте базарында мөстәкыйль булырга, һөнәр сайларга өйрәтү. Мәктәптә профильне дөрес сайлау шәхси уку планы һәм программалары нигезендә практик белем алу, иң яхшы уку йортларына керергә әзерләнү мөмкинлеге бирә. Нәкъ менә тугызынчы сыйныфтан соң сайланган профиль (әйтик, социаль-икътисади яки физика-математика юнәлешендә) киләчәктә укуны дәвам итүнең максатын һәм асылын билгеләргә ярдәм итә. Профильле классларга укучыларны туплаганда профильле предметлар буенча дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре, олимпиадаларда һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу да исәпкә алына. Мондый курслар гомумбелем бирүдән үзенең һөнәри юнәлешле булуы һәм профильле фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнү белән аерыла. Мисал өчен, әгәр универсаль класста 10-11нче сыйныф укучылары атнасына 4 сәгать математика, 2 сәгать физика укыса, физика-математика профилендә беренчесе 6 сәгать, икенчесе 5 сәгать укытыла һәм аларга әле 6 сәгать электив курслар да өстәлә. Медицина уку йортларын сайлаучылар өчен дә профильле класс отышлы: универсаль 10нчы класста химия, биология берәр сәгать, математика 4 сәгать укытылса, химик-биологик профильдә алар 3әр һәм 6 сәгать билгеләнгән. Күреп торасыз, профильле укыту фәнне тулырак өйрәтә һәм бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы биреп, югары уку йортына керү мөмкинлеге тудыра.

Мәгариф идарәсе 2016-2017 уку елында профильле 10нчы класслар челтәре картасын төзеде:

Профиль

Профильле предмет

Профиль кертелгән мәктәпләр

Физика-математика

Физика, математика

4нче лицей

Актүбәнең 1нче мәктәбе

Тымытык мәктәбе

Урсай мәктәбе

Социаль-икътисади

Җәмгыять белеме, математика

Азнакайның 2нче мәктәбе

Азнакайның 6нчы мәктәбе

Гимназия

Чалпы мәктәбе

Урманай мәктәбе

Җәмгыять белеме,

икътисад, хокук

Азнакайның 7нче мәктәбе

Химик-биологик

Химия, биология

4 нче лицей

Социаль-гуманитар

Җәмгыять белеме, тарих, әдәбият

Азнакайның 5нче мәктәбе

Актүбәнең 3 нче мәктәбе

Кәкре Елга мәктәбе

Мәгълүмати-технологик

Информатика, математика

Азнакайның 5 нче мәктәбе

Милиция классы

Тарих

Хокук

Криминалистика нигезе

Махсус техника нигезе

Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек

Психологик әзерлек

Азнакайның 8нче мәктәбе

Табигый-фәнни

Химия, биология, физика, география

Актүбәнең 2нче мәктәбе

Агротехнологик

Биология, агрономия нигезе, терлекчелек нигезе, авыл хуҗалыгы техникасы

Чубар Абдул мәктәбе

Саклану - спорт

Физик культура, ОБЖ

Җиңү бистәсе мәктәбе

Филологик профиль

Рус теле, татар теле

Сарлы мәктәбе

Күрәсез, профиль челтәре киң һәм ул төрле юнәлешләрне тәкъдим итә. Тугызынчы сыйныф чыгарылышлары алар арасыннан теләгәнен сайлап, киләчәктә укуны тагын да тирәнтенрәк дәвам итү һәм махсус мәктәпләрне тәмамлаучылар дәрәҗәсендә булу мөмкинлеге ала. Шуңа күрә дә районның мәгариф идарәсе ата-аналарны һәм укучыларны профиль сайлауга җитди карарга чакыра. Ә инде сорауларыгыз туса, аларны 7-29-57 телефоны аша җиткереп, җавап алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәгариф идарәсе 20162017 уку елында профильле 10нчы класслар челтәре картасын төзеде