Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай механизаторлары көнгә 20шәр гектар җир эшкәртәләр

Басу-кырлар бушап, кышкы "йокыга" хәзерләнә. Сирәк-мирәк кенә туңга сөрүче тракторларны күрергә мөмкин әле. "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Дамир Хөсәеновны да басуда очраттык. "К-744" тракторы белән җир эшкәртә иде ул. - Басуда эш бетми, - ди ул. - Сәпәй басулары тракторчы Булат Абдуллин белән икебезнеке инде. Иртә яздан...

Басу-кырлар бушап, кышкы "йокыга" хәзерләнә. Сирәк-мирәк кенә туңга сөрүче тракторларны күрергә мөмкин әле. "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсенең алдынгы механизаторы Дамир Хөсәеновны да басуда очраттык. "К-744" тракторы белән җир эшкәртә иде ул.


- Басуда эш бетми, - ди ул. - Сәпәй басулары тракторчы Булат Абдуллин белән икебезнеке инде. Иртә яздан башлыйбыз да, кышка кергәнче басудан кайтып кермибез.


- Бу егетләребездән башка хуҗалыкта эш бармый. Көнгә 20 шәр гектар җир эшкәртәләр алар. Сәпәй басуларыннан бушаган арада башка хуҗалыкларга ярдәмгә барырга да җитешәләр әле, - диләр җитәкчеләре егетләр белән горурланып.


Дамир Фәварис улы бөтен җаны-тәне белән җиргә береккән кеше. Сәпәй авылында крестьян гаиләсендә туып үскән егет мәктәпне тәмамлауга ике дә уйлап тормыйча, СПТУ га укырга керә. Бераз тракторда эшләп алгач, армия сафларына китә. Аннан кайткач та басу-кырларына булган мәхәббәте аны кабат тракторга утырта. Төпчек малай буларак, әти-әнисе Оркыя белән Фәвариска да ныклы терәк булып тора. Өйләнеп, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре янында техника тирәсендә кайнашып үскән малайлар, әлбәттә инде үскәч тә шуңа тартыла. Әнә өлкән уллары Динар быел әтисе янына ярдәмгә дә чыккан.


- Мине бераз ял иттереп ала ул, - ди Дамир. - Юкса, кайчак көн белән төн дә буталып бетә. Ә авылда кыр эшләре чорында вакыт белән исәпләшеп торып булмый.


Туган як, туган нигез, туган авыл. Һәркемгә кадерле алар. Ә туган авылыбыз юкка чыкмасын, анда тормыш кайнап торсын өчен Дамир Хөсәенов кебек янып-көеп эшләүче, җиргә береккән кешеләр кирәк.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай механизаторлары көнгә 20шәр гектар җир эшкәртәләр