Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Мәдәният елын лаеклы уздырды

"Азнакай - талантлы як", - дип күпме генә кабатласак та, артык булмас. Районыбызда Мәдәният елын ябу тантанасында моңа тагын бер кат инандык. Бу көнне районыбызның иң яхшы җырчылары һәм сәнгать коллективлары сәхнә тотты. Тамашачылар шулай ук фоейда авыл мәдәният йортлары хезмәкәрләренең кул эшләре һәм татар ашлары күргәзмәсе белән дә хозурландылар....

"Азнакай - талантлы як", - дип күпме генә кабатласак та, артык булмас. Районыбызда Мәдәният елын ябу тантанасында моңа тагын бер кат инандык. Бу көнне районыбызның иң яхшы җырчылары һәм сәнгать коллективлары сәхнә тотты. Тамашачылар шулай ук фоейда авыл мәдәният йортлары хезмәкәрләренең кул эшләре һәм татар ашлары күргәзмәсе белән дә хозурландылар. Тантанада мәдәният өлкәсендә армый-талмый эшләүче фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды. Елның уңышлары белән таныштыруны сорап, без мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизовага мөрәҗәгать иттек.

- Мәдәният елы районыбызда югары дәрәҗәдә үтте дип горурланып әйтә алабыз. Быел республика программасы буенча Мәндәй авылында 100 урынлык яңа мәдәният йорты ачылды. Район хисабыннан 5 мәдәният йортына 5 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. 1 млн сумнан артыкка сәхнә костюмнары тегелде, 1 млн 700 мең сумлык музыкаль аппаратура һәм җиһазлар сатып алынды. Мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә төрле бәйгеләрдә катнашып, 5 грант отты.

Россия Федерациясенең күп функцияле үзәкләр төзү программасына кереп, 2015 елда Шәйхетдинов микрорайонында мәдәният йорты ачылачак. Шулай ук яңа микрорайонда музей комплексы сафка басачак, төзелеш эшләре башланды инде.

Мәдәният елы районыбызда төбәкара дәрәҗәдә узган "Чатыр тау" җыены белән дә истә калачак. Анда 17 фольклор коллективы катнашты. Бу җыенны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә ниятлибез. 2014 елда төрле югарылыктагы шактый бәйгеләр узды. Безнең иҗат коллективлары анда призлы урыннарга ия булып, Азнакай данын лаеклы якладылар. Ә иң зур җиңүләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтәсе килә: "Рухият" фонды үткәргән "Сандугач сайрар илем" фестивалендә гран-прины быел Азнакайның "Юлдаш" ансамбле яулады. Бу ансамбль һәм "Фантазия" ансамбле "Йолдызлык" конкурсында лауреатлар булды. Интернет-конкурста Тымытык музыка мәктәбе алтын медаль белән бүләкләнде. Халык исемен йөртүче унбер коллективка 2014 елда тагын өчәү өстәлде. Болар бар да Азнакаебызның иҗади мөмкинлеге зурлыгы хакында сөйли.

Мәдәният елы тәмамланды дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки кеше рухи азыксыз, мәдәниятсыз яши алмый. Алга таба да мәдәният учаклары гөрләп торсын. Нинди генә чара үткәрелсә дә, аның төп бизәге булган мәдәният хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен ихластан рәхмәтемне белдереп, яңадан-яңа уңышлар, үрләр яулауларын телим, - диде ул.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Мәдәният елын лаеклы уздырды