Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы Светлана Крашенинникова Универсиада уеннарында стендта ату буенча команда зачетында икенче булды

Алдан хәбәр иткәнчә, якташыбыз, Азнакай-Актүбә кызы Светлана Крашенинникова 12 июль көнне Универсиада уеннарында стендта ату буенча ярышларда катнашты һәм команда зачетында көмеш медальгә лаек булды. Бүген елның иң көтеп алынган спорт вакыйгасы - җәйге Универсиада уеннары үзенең финишына килеп җитте. Мәгълүм булганча, медальләр саны буенча Россия җыелма командасын бер генә...

Алдан хәбәр иткәнчә, якташыбыз, Азнакай-Актүбә кызы Светлана Крашенинникова 12 июль көнне Универсиада уеннарында стендта ату буенча ярышларда катнашты һәм команда зачетында көмеш медальгә лаек булды.

Бүген елның иң көтеп алынган спорт вакыйгасы - җәйге Универсиада уеннары үзенең финишына килеп җитте.

Мәгълүм булганча, медальләр саны буенча Россия җыелма командасын бер генә ил дә куып җитә алмады. Команда составында якташыбыз, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнгән, бүгенге көндә Казандагы Олимпия резервлары мәктәбендә белем алучы, стендта ату буенча Европа, ике тапкыр Россия, күп тапкырлар Татарстан Республикасы чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры, 19 яшьлек Светлана Крашенинникованың да булуы аеруча куанычлы.

Медальләр санын арттыруга аның да лаеклы өлеше кергән. Светлана 12 июль көнне «Свияга» стендта ату комплексында чыгыш ясады.

Бу көнне спортчы өчен җан атарга Азнакай һәм Актүбәдән район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә иллегә якын кеше Югары Ослан районында урнашкан "Свияга" комплексына барды. Һәркем райондашыбызның осталыгына һәм зирәклегенә сокланды, ихластан сөенеп, көч биреп утырды.

Составында Алексеева Александра, Светлана Крашенинникова, Татьяна Барсук булган Россия командасы Трап күнегүендә гомуми суммада 196 мишеньгә тидереп, көмеш медаль алды. Алтынга лаек булган Италия командасыннан россиялеләр нибары 4 очкога гына калышты.

Алда Светлана Крашенинникованы Германиядә үтәчәк Европа чемпионаты көтә. Спортка ныклы адымнарын атлаган якташыбыз анда да сынатмас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кызы Светлана Крашенинникова Универсиада уеннарында стендта ату буенча команда зачетында ике...