Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай курчаклары Универсиадага әзерләнә

- Мин әби-бабам янына еш кунакка кайта идем, - дип искә ала Галина Герк үзенең балачак елларын. - Әтием Альвис немец булса, әниемнең туган яклары Азнакай районы Ирекле авылына килеп тоташа. Мин су буенда йөрергә, табигать белән хозурланырга, елга балчыгыннан төрле уенчыклар әвәләргә ярата идем. Үсә төшкәч, ситсыга бизәкләр төшереп...

- Мин әби-бабам янына еш кунакка кайта идем, - дип искә ала Галина Герк үзенең балачак елларын. - Әтием Альвис немец булса, әниемнең туган яклары Азнакай районы Ирекле авылына килеп тоташа. Мин су буенда йөрергә, табигать белән хозурланырга, елга балчыгыннан төрле уенчыклар әвәләргә ярата идем. Үсә төшкәч, ситсыга бизәкләр төшереп курчакларга күлмәкләр тегә, пейзаж, портретлар ясый башладым.
Шушы мавыгуы Галинаны Лениногорск музыка-рәсем педагогия училищесына алып килә. Аны уңышлы гына тәмамлаган кыз Азнакайдагы 4нче урта мәктәпкә рәсем, сызым укытучысы булып кайта. Ләкин күңелендә кайнаган иҗат дәрте, үз сәләтен талантлы балаларга җиткерү теләге мәктәп диварларына гына сыешмый. Форсаты да туа - Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе кирәк икән. Биредә ул балаларга сәнгать серләрен өйрәтү, гүзәллеккә мәхәббәт уяту өчен бар көчен куя. Аның укучылары Республика, региональ конкурсларда катнашып, даими рәвештә призлы урыннар алып килә. Мәсәлән, Казанның 1000 еллыгына багышланган халык иҗаты күргәзмәсендә катнашып, диплом белән бүләкләнәләр. Алар ук "Этномириада" халыкара ачык конкурс дипломантлары. Гомумән, Галина Геркның үзенә, коллективка бирелгән диплом, грамота, Рәхмәт хатларының иге-чиге юк. Алар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты халык сәнгать кәсебе үзәге, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Укучыларының күпчелеге бүгенге көндә сәнгать юлын сайлаган. Шушы өлкәдә иҗат итәләр, укыталар. Кечкенәдән үк әнисе янында кайнашкан Олеся да тормыш юлын аның кебек сәнгать белән бәйли. Казан дәүләт мәдәният

һәм сәнгать университетында уку белән бергә сәнгать мәктәбендә декоратив сәнгать дәресләрен бирә.
Ел артыннан ел уза, ләкин Галина Геркны Азнакайда халык кәсебе йортын ачу хыялы беркайчан да ташламый. Шул нияте белән дистә еллар дәвамында җитәкчеләр тупсасын таптый.
Һәм менә килә ул куанычлы көн: 2012 елның 1 мартында "Азнакай сувенирлары" кәсеп йорты ачыла. Аны ачуны тизләтүдә яңа килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллинның өлеше зур була.
- Аның Азнакайда ачылуына куанам, - ди кәсеп йорты җитәкчесе Галина Альвисовна сөенечен яшерә алмыйча. - Сувенир кибетләренең кытай продукциясе белән тулуына җан әрнеп куя. Үз кәсепчеләребезнең чын сәнгать әсәрләрен ул товарлардан аерырга күптән вакыт җитте. Без кул эшләре осталарының талантларын ачу, сәнгатебезне үстерү юнәлешендә мөмкин булганның барын да эшләргә тырышабыз. Бүгенге көндә Универсиадага хәзерләнәбез. Анда курчаклар әзерләп алып барырга тиешбез. Курчаклар - районның визит карточкасы. Азнакайга кызыллык китермәс, сынатмас өчен бар тырышлыгыбызны куябыз.
Тырышлык бушка китми. Бүгенге көндә Азнакай курчаклары якын-тирә район, шәһәрләргә генә түгел, чит илләргә дә юл ала. Бу якларга кунакка килүчеләр, чит җирләргә чыгучылар да бүләк итеп, татар халкының милли киемнәрен кигән, җан җылысы белән эшләнгән шушы курчакларны үз итә.
Кәсеп йорты дистәгә якын кешене эш белән тәэмин иткән. Аларның күпчелеге инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр. Эшмәкәр ханым киләчәктә үз эшчәнлеген тагын да киңәйтү, күбрәк эш урыннары булдыру, яңа бизәкләр, эш алымнарын үзләштерүдә армый-талмый эшли. Тормыш сынаулары алдында сыгылса да сынмаган (узган ел аның газиз улы мәңгелеккә күзләрен йомган), матур тормышка кызыгып, яраткан шөгылен, торган җирен ташламаган (аның туганнары Германиядә) бу кыю йөрәкле, кырыс һәм бер үк вакытта йомшак күңелле ханымга сокланмый мөмкин түгел.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай курчаклары Универсиадага әзерләнә