Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай көрәшчеләре авылларның үз батырларын үстерү кирәк дип саный

Татшуган авылы Сабан туенда баш батыр булып калган отставкадагы майор Рәйхан Асылов үзенә бүләк ителгән тәкәне мәйданда ук, әти-әнисе рухына багышлап, мәчет файдасына тапшырды. Шушы авыл егете ул. 1972 елдан бирле көрәшә. Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Азнакай эчке эшләр бүлеге бәйгеләрендә дә берничә мәртәбә баш батыр булды. - Авыл...

Татшуган авылы Сабан туенда баш батыр булып калган отставкадагы майор Рәйхан Асылов үзенә бүләк ителгән тәкәне мәйданда ук, әти-әнисе рухына багышлап, мәчет файдасына тапшырды.

Шушы авыл егете ул. 1972 елдан бирле көрәшә. Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Азнакай эчке эшләр бүлеге бәйгеләрендә дә берничә мәртәбә баш батыр булды.

- Авыл Сабантуйларында күпчелек читтән килүчеләр бил алышканга көяләнәм мин. Менә быел, мәсәлән, алты батырның нибары икесе Татшуганнан иде. Һәр авылның үз батыры булырга тиеш дип уйлыйм. Үз авылы данын якларлык яшьләр үстерергә кирәк безгә, - ди көрәшче ветеран.

Фотода Азнакайның Әлкәй авылында узган Сабантуй батыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай көрәшчеләре авылларның үз батырларын үстерү кирәк дип саный