Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Азнакай» клубы командасы – тагын беренче!

Россия чемпионатының "Лада - Калина" милли кубогына трек ярышларының беренче сайлап алу этабында шәһәребезнең "Лидер Авто" ҖЧҖ иганәчелек иткән "Азнакай" спорт клубы командасының беренче урын яулавы турында язган идек инде. Автоярышларның икенче этабы Мәскәү янындагы Раменское шәһәрендә, өченчесе Самарада узды. Шәхси зачетларның ике этабында да "Азнакай" спорт клубы өчен чыгыш...

Россия чемпионатының "Лада - Калина" милли кубогына трек ярышларының беренче сайлап алу этабында шәһәребезнең "Лидер Авто" ҖЧҖ иганәчелек иткән "Азнакай" спорт клубы командасының беренче урын яулавы турында язган идек инде.

Автоярышларның икенче этабы Мәскәү янындагы Раменское шәһәрендә, өченчесе Самарада узды. Шәхси зачетларның ике этабында да "Азнакай" спорт клубы өчен чыгыш ясаган автоузышчы Дмитрий Брагинга тиңнәр табылмады. Өстәвенә, безнең клуб пилотлары Миргазиян Динмөхәммәтов, Дмитрий Брагин, Альберт Гайнуллин составындагы команда ике этапта да җиңеп чыкты. Шулай итеп, оешуына ике ел гына булуга да карамастан, "Азнакай" командасы үзен ил күләмендә танытырга өлгерде. Афәрин, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев