Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесе үз саксызлыгы аркасында акчасыннан колак каккан

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Җиңел кәсеп белән акча эшләүчеләр ысулларның әледән-әле яңаларын уйлап чыгарып кына тора. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге...

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Җиңел кәсеп белән акча эшләүчеләр ысулларның әледән-әле яңаларын уйлап чыгарып кына тора. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.

Узган атнада Азнакайда яшәүче берәү дә караклар кулыннан шактый гына зыян күрә. Интернет челтәренә куелган белдерү буенча А. компьтер техникасы сатып алырга уйлый. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, ул үзе акча күкерәсе банк картасының номерын атый. Бераз вакыттан "компьютер сатучы" пин-кодка да ия була һәм каза күрүченең картасыннан 12180 сум акчасын салдырып ала. Үзенең саксызлыгы, таныш булмаган затларга ышанучанлыгы нәтиҗәсендә, А. акчадан да, компьютердан да колак кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесе үз саксызлыгы аркасында акчасыннан колак каккан