Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай караклары сезон белән эшчәнлек өлкәсен дә алыштыра

Арабызда яшәгән кайбер мәнсезләрнең шулкадәр дә нәфесле булуына шаккатасың. Караклыкка алар көн дә эшкә чыгып киткәндәй йөргән. Әмма һәр нәрсәнең ахыры бар. Бер генә җинаятьче дә җәзадан котылып кала алмый. Элек тә мәкерле эшләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган Әхсәнов (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) Азнакай һәм Сарман районнарында урлашу, талау,...

Арабызда яшәгән кайбер мәнсезләрнең шулкадәр дә нәфесле булуына шаккатасың. Караклыкка алар көн дә эшкә чыгып киткәндәй йөргән. Әмма һәр нәрсәнең ахыры бар. Бер генә җинаятьче дә җәзадан котылып кала алмый.

Элек тә мәкерле эшләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган Әхсәнов (билгеле сәбәпләр белән исеме үзгәртелде) Азнакай һәм Сарман районнарында урлашу, талау, кеше милкенә ачыктан-ачык кул салу максатларында 2012 елда җинаятьчел төркем оештыра. Матди файданы күздә тотып, ул бер үк вакытта янә бер шундый оешкан җинаятьчел төркем төзи. Аның "башына" Зоринны билгели. Бу ике төркем кылган кыңгыр эшләрне санап кына да чыкмалы түгел.


Азнакайда да, Җәлил бистәсендә дә аулак урыннарда урнашкан "Автомобилист", "Спутник" гаражлык ширкәтләрен алар аеруча "үз" итә. Рульгә чит берәүне утырткан машинасын шактый читтә туктатып, Әхсәнов һәм аның иярченнәре гаражларның йозагын ватып ачып, күзләре төшкән әйберләрне ала. Гаражлар тирәли, андый-мондый кеше килеп чыкса дип, каравылга үз кешеләрен куярга онытмый. "Эшен" бетергәч, телефон аша башка затны чакыртып, урланган малны төяп алып китә. Шомафый карак барсын да алдан уйлап, һәр нечкәлекне искәреп эш итә.

Ә урланган мөлкәт арасында ни генә юк: бензин генераторлары, пычкылар, машина тәгәрмәчләре, эретеп ябыштыру җайланмасы, агач шомарткычлар, машинага, көнкүреш җиһазларына запас частьлар, хәтта... сабыйлар чаңгысына да кул сузудан чирканмый. Шул рәвешле, гараж хуҗаларының берләренә 10-15әр, икенчеләренә 80-90 меңәр сумнан артык матди зыян салына.


Көннәр язга авышкач, җинаятьчел төркем юнәлешен авыл хуҗалыгы милкенә бора. Май бәйрәмнәре чорында, бу вакытта игътибар-саклыкның йомшаруыннан файдаланып, Кәтем авылы тирәсендәге көтүлектән яңа туган 2 бозау, терлекчеләргә янап, куркытып фермадан янә 2 бозау алып китәләр. "Марс" хуҗалыгына җәмгысе 31 мең сумга якын зыян китерелә. Әмма моның белән генә канәгатьләнмиләр, алга таба да фермага эзләрен суытмыйлар.


Көзгә таба, бакчаларда уңышлар җыеп алынып, хуҗалары эшен бетергәч, җинаятьчел төркем "география"сен Мачаклыбаш, "Дорожник", "Лесное" бакчачылык ширкәтләре ягына үзгәртә. Бөтен төр эш коралын бакча йортында саклаучылар, тәгаен, каракларның биредә йөрмәсенә нык ышанган булгандыр. Алай гынамы соң, караклар хәтта самавыр, келәмнәр ишене, кайнатма, бәрәңге, чөгендер уңышын да алып чыгып китә. Хәтта.., Ходайдан да курыкмыйча, иконага кадәр "эләктерәләр". Берәүләр 7-12 меңәр сумлык әйбереннән колак какса, икенчеләренә саксызлыклары 23-39ар мең сумга ук төшә.


Әлеге җинаятьчел төркем угрылары төнлә дә, тәүлекнең якты вакытында да эш итә. Алардагы мәкерлелек, оятсызлык чиктән ашкан. Ләкин "эз"не никадәр нык яшерергә тырышмасыннар, кыңгыр эш барыбер ачыла. Азнакай шәһәр суды Әхсәновны 6 ел 9 айга, Зоринны 4 ел 6 айга ирекләреннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Алар аны каты режимдагы төзәтү колониясендә үтә.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай караклары сезон белән эшчәнлек өлкәсен дә алыштыра