Азнакай игенчеләрен эшкә «Юлдаш» рухландыра
"Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Илбәк бүлекчәсе иген кыры гөр килә. Алтын келәм булып чайкалучы көзге бодай "диңгезендә" комбайннар "йөзә". Шунда ук "КамАЗ" машиналары тезелгән. Иген уңышын төяп, алар элеваторга юл тота. Исәбем, комбайнчылар төшке ашка туктагач, бераз гәп корып алу иде. Менә басуга пешекче дә килеп җитте. Комбайнчылар, тиз-тиз капкалап, корыч...
"Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Илбәк бүлекчәсе иген кыры гөр килә. Алтын келәм булып чайкалучы көзге бодай "диңгезендә" комбайннар "йөзә". Шунда ук "КамАЗ" машиналары тезелгән. Иген уңышын төяп, алар элеваторга юл тота. Исәбем, комбайнчылар төшке ашка туктагач, бераз гәп корып алу иде. Менә басуга пешекче дә килеп җитте. Комбайнчылар, тиз-тиз капкалап, корыч айгырларына юл тоталар. Минем аптыравым йөземә чыкты, ахры.
Урып-җыю чорында һәркем үз өлешен кертә. Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршында оешкан "Юлдаш" агитбригадасы да бу көннәрдә басулардан кайтып керми. Игенчеләрнең санаулы ял минутларын күңелле итү өчен бар көчләрен куялар.
- Без электән килгән матур традицияне югалтмыйча саклыйбыз. Танышларымнан сораган бар: күп районнарда агитбригадалар юк та инде, - ди 35 ел буена гармун уйнап, игенчеләрне күңелле ял иттергән Заһир Ильясов.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев