Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләре тиздән чәчүгә кузгалачак

Кояш көннән-көн кызурак карый, басу-кырлар кардан арчылып килә. Бик тиздән (атна азагында) азнакайлылар чәчүгә чыгарга хәзерләнә. Авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов хәбәр иткәнчә, һәр хуҗалыкта эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техника алгы сызыкка куелган, хәзер агрегатлар тагу, көйләү эшләре бара. Быел 60 мең гектар җирдә бөртекле, 32 мең гектарда...

Кояш көннән-көн кызурак карый, басу-кырлар кардан арчылып килә. Бик тиздән (атна азагында) азнакайлылар чәчүгә чыгарга хәзерләнә.

Авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов хәбәр иткәнчә, һәр хуҗалыкта эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техника алгы сызыкка куелган, хәзер агрегатлар тагу, көйләү эшләре бара.

Быел 60 мең гектар җирдә бөртекле, 32 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчеләчәк. Умартачылар өчен сөенечле хәбәр: аларның үзәгенә үткән рапс культурасы быел 3,5 гектарда гына чәчелә. Узган ел (15 гектар булган). 13 мең тонна сыйфатлы чәчүлек орлык хәзерләнеп куелган. 70 тонна элиталы орлык кайтарылган.

Чәчүлек материалны агулау эшләре бара. Һәр гектарга уртача тәэсир итүчән матдә исәбеннән 35 кг ашлама кертелгән.

Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культуралар (6 мең гектарда тукландырылган), күпьеллыкларны тукландыру эше бара. Әлеге максатта, җиде хуҗалыкта дүрт заманча "Томан" агрегаты кулланыла. Ә "Азнакай" агрофирмасы тагын да уңайлырак алым - самолетлар хезмәтеннән файдалана.

- Бу эштә фермерлар арасында бераз сүлпәнлек сизелгән иде. Хәзер бар да җайланды, иртәнге 4 тән үк эшкә кузгалабыз. 10 көндә бу эшне тулысынча тәмамлыйбыз, - ди Миргасим Усманов.

Кадрлар җитмәү авыл хуҗалыгында проблемаларның берсе булып тора. Районда бу уңайдан борчылырга кирәк түгелдер. Кичә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалында 100 студентка механизатор таныклыгы тапшырылды.

Аларның күпчелеге районыбыз кырларында хезмәт итәчәк. Шулай ук җәйге ялга кайткан студентлар, сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләрнең дә ныклы ярдәмен тоярбыз. Бергәләп, бердәм булып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләре тиздән чәчүгә кузгалачак