Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай иген уңышы буенча республика күләмендә икенче урында бара

Районда иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен булган бөтен мөмкинлекләрне дә кулланалар. Игенчеләребез һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланып, планда каралганның 36 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыкканнар. Район иген уңышы (гектарыннан уртача 26,4 центнер) буенча республика күләмендә икенче, ә көньяк-көнчыгыш районнар арсында беренче урында бара. Тулай җыем 58 мең тонна тәшкил...

Районда иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен булган бөтен мөмкинлекләрне дә кулланалар. Игенчеләребез һәр аяз минутны нәтиҗәле файдаланып, планда каралганның 36 процентында урып-җыю эшләрен башкарып чыкканнар. Район иген уңышы (гектарыннан уртача 26,4 центнер) буенча республика күләмендә икенче, ә көньяк-көнчыгыш районнар арсында беренче урында бара.

Тулай җыем 58 мең тонна тәшкил итә. "Кәримов Ф.Р." КФХ (33 ц), "Мөстәкыймов ис." (30 ц), "Стәрле"(29 ц), "Тукай" (28 ц), хуҗалыкларында югары уңыш үстергәннәр. Азнакайлылар бүгенге көндә көзге культураларын җыеп алу эшләрен төгәлләделәр. Хәзер тулы куәтенә язгы культураларга күчтеләр.

Авыл хуҗалыгында эшнең иң тыгыз чоры. Кайбер хуҗалыкларда уҗым культураларын да чәчүгә керештеләр. Терлек азыгы хәзерләргә, чиста пар җирләрен эшкәртергә, көзгәчә терлекләргә көндәлек яшел азык булдыру хәстәрен күрергә, бер үк вакытта терлекчелекне алып барырга, фермаларны кышка хәзерләргә ... кирәк.

- Чиста пар җирләрен тиешле технологияләрне саклап, дөрес эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәк. Нәкъ менә җирләрне яхшылап эшкәртмәү сәбәпле, чүп баса һәм икеләтә чыгымнар таләп итә, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Хәсәншина. - Быел тирәннән сөрүгә игътибарны арттырабыз. Соңгы еллардагы корылык игенчене төрле алымнарны барларга мәҗбүр итә. Ә бу ысул дымны сакларга, чүп үләннәренә каршы үтемле көрәшергә ярдәм итә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай иген уңышы буенча республика күләмендә икенче урында бара