Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хәйриячеләре 107 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе беренче сыйныфка баручылар өчен 23 августта Балалар иҗаты үзәгендә башланып китте. Әлеге чара муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлеге, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә барырга ярдәм...

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе беренче сыйныфка баручылар өчен 23 августта Балалар иҗаты үзәгендә башланып китте.

Әлеге чара муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлеге, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә барырга ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.

Районда беренче сыйныфка барлыгы 655 бала бара. Аларның бүген 107 сенә уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр.

Бу көнне шулай ук Татарстан мәйданында 2-4 нче сыйныфта укучы 174 балага да шундый портфельләр тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу игелекле традициягә башлангыч салган ТР Президентына, акциядә үзеннән зур өлеш кертүче «Татнефть» ААҖнә, актив катнашкан предприятие- оешмаларга тирән рәхмәтен белдерде, ә балаларны тырышып укырга, әти-әниләрен, укытучыларын тыңларга, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов та укучыларны яңа уку елына аяк басулары белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.

Нефтьчеләр коллективы портфельләр алырга «Азнакай» фондына 65 мең сум акча керткән.

-Идарәбездә ел саен мәктәпкә барыр алдыннан күп балалы гаиләләргә дә матди ярдәм күрсәтелә. Быел шундый 7 гаиләгә балаларын мәктәпкә әзерләүдә булыштык, - ди «Азнакайнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов.

Балаларның да, ата-аналарның да рәхмәт хисләре йөзләреннән нур булып ташыды.

-Акциядә 131 коллектив катнашты. Портфельләрне 1 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр барлыгы 512 бала ала. Мохтаҗларга игътибарлы булып, игелекне көн дә кылып яшәргә тиешбез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

5-11 сыйныфлар исә 26 августта портфельле булды. Аларны шулай ук тантаналы шартларда мәктәпләрдә тапшырдылар.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хәйриячеләре 107 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте