Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара

Азнакайлылар язгы кыр эшләренә тон бирүчеләр сафында. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 60 процентында эш башкарылган инде. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәрне чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. 25 мең гектарда чәчеләсе бодай культурасының да 7 меңендә эш башкарылган. Кукуруз, карабодай кебек соңгы культуралар гына...

Азнакайлылар язгы кыр эшләренә тон бирүчеләр сафында. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара.

Чәчеләсе мәйданның 60 процентында эш башкарылган инде. Арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәрне чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. 25 мең гектарда чәчеләсе бодай культурасының да 7 меңендә эш башкарылган. Кукуруз, карабодай кебек соңгы культуралар гына калып килә. "Мөстәкыймов" ис., "Марс", "Тукай", "Таллы Бүләк" җәмгыятьләре, "Кәлимуллин", "Габдрахманов", "Закирова", "Корбанов" КФХларда иртә культуралар чәчелеп тә беткән инде. Бераз тоткарланган "Чалпы", "Агро -ТНГСИ" җәмгыятьләрендә дә бүген темпларны көчәйткәннәр.

Игенчеләребезнең кәефе яхшы, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Язгы кыр эшләрен уңышлы тщмамлау өчен бар мөмкинлекләребез дә бар. Техника, ягулык-майлау техникасы, ашлама, чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә. Муниипаль район башлыгы ярдәме белән арзан бәядән өстәмә рәвештә 700 тонна ашлама алдык. Бигрәк тә яңа оешкан "Чатыртау" җәмгыятенә аеруча зур игътибар бирәбез. Аларга янә 130 тонна ашлама бирелде. Яңгырлар явып үтте, җирдә 4 мл. дым бар. Җирле хакимият каршында штаб эшләп килә. Иртәнге сәгать 5 тән идарә белгечләре дә, хуҗалыкларга беркетелгән җитәкчеләр, ветераннар - һәммәсе эштә. Кайда ярдәм кирәк, тизрәк шунда ашыгабыз, мөмкинлекләрне барлыйбыз.

Иртә чәчелгән язгы культуралар да күз генә тимәсен матур булып тишелеп килә. Яхшылап эшкәрткәч һәм көннәр дә салкынрак торгач, корткыч бөҗәкләр зыян салыр, дип куркасы юк. Китерә калса, гербицид, инсектицидларыбыз җитәрлек. Кыскасы, бар уңайлыклар да бар. Калганы үзебездән тора.

Бүгенге көндә 15 мең 300 га җирдә көзге культураларны тукландыру, күпьеллыкларны тырмалау эшләре дә тәмамланып килә. 13мең 300 гектарда чәчелгән уҗым культуралары да күзләрне иркәләп, ямь-яшел келәм булып җәелеп ята. Эшләр шулай уңай гына барса, Ходай кушып игенчеләребез 8 майга 80 процент мәйданда чәчү эшләрен тәмамларга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара