Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникасы басуга чыгарга әзер

Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып иртә культураларны чәчү эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Соңгы культуралар: 5 мең гектарда - кукуруз, 1300 гектарда карабодай чәчәсе калды. Өлгеррәк хуҗалыклар - "Кәримов Ф.Р.", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкларда инде бу культураларны чәчүне дә тәмамлап киләләр. - Бүгенге көндә һаваның кинәт җылытуы зур борчу...

Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып иртә культураларны чәчү эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Соңгы культуралар: 5 мең гектарда - кукуруз, 1300 гектарда карабодай чәчәсе калды. Өлгеррәк хуҗалыклар - "Кәримов Ф.Р.", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкларда инде бу культураларны чәчүне дә тәмамлап киләләр.


- Бүгенге көндә һаваның кинәт җылытуы зур борчу тудыра, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Тиз арада тиешле чаралар күрмәсәң, эссе һава һәм көчле җил җирдә дымны суыра, басуларны чүп үләннәр баса. Шуңа күрә, соңармыйча чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары уздырырга, җирне йомшарту, яңа тишелеп чыккан үсентеләрне тырмалау, өстәмә тукландыру кебек эшләрне башкарып чыгарга кирәк.


Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, Сабантуй бәйрәменә дә ерак калмый. Ә бәйрәмнәрдән соң, печәнгә төшәбез, тулы куәтенә терлек азыгы хәзерләү эшләре башланып китә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү агрегатларын карап, төзәтәсен төзәтеп кую эшләре бара.


Кыр эшләре белән мавыгып, көндәлек керем бирүче терлекчелек тармагына игътибарны киметмәскә кирәк. Район хуҗалыкларында терлекләрнең 70 проценты җәйге лагерьларга күчерелгән. Бу көнлек савымның артуында да чагылыш таба. Бер көнгә районда 102 тонна сөт савыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тоннага артыграк.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникасы басуга чыгарга әзер