Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хокук сакчыларына да ял кирәк

Тәртип сагында торучыларны, кайчан карама, эш урынында күрергә гадәтләнгән без. Аларның бәйрәмнәре, ял вакытлары да бик аз була. Бар халык ял иткән, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан чакта, әлеге хезмәт ияләре җәмәгатьчелек тәртибен, безнең тынычлыкны саклый. Шуны күздә тотып, узган атнада полиция хезмәткәрләренә дә якыннары белән ял итү, эштән бераз гына...

Тәртип сагында торучыларны, кайчан карама, эш урынында күрергә гадәтләнгән без. Аларның бәйрәмнәре, ял вакытлары да бик аз була.

Бар халык ял иткән, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан чакта, әлеге хезмәт ияләре җәмәгатьчелек тәртибен, безнең тынычлыкны саклый.

Шуны күздә тотып, узган атнада полиция хезмәткәрләренә дә якыннары белән ял итү, эштән бераз гына булса да бушанып тору мөмкинчелеге тудырылды: шәһәрнең Сабантуй мәйданында хокук сакчыларының бәйрәме гөрләде.

Сабантуйны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде.

-Ил тарихы елъязмасында хокук сакчылар аерым урынны алып тора. Заман алга нинди генә проблемалар тудырса да, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үз алларына куелган бурычны намус белән үтәп килделәр һәм киләләр. Һөнәри исемнәре үзгәртелсә дә, эшләренең асылы, хезмәтләренә карата җаваплылык хисе үзгәрешсез калды. Хөрмәтле ветераннарны, бүгенге көндә хокук тәртибе сагында торучыларны бәйрәм белән котлыйм, - дип ассызыклады ул.

Ихлас теләкләрдән соң Татарстан Республикасы дәүләт флагы күтәрелде. Мондый хөрмәткә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенең өлкән оперуполномоченные Илнур Гарипов һәм участок уполномоченные Илгиз Минһаҗев лаек булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакировның тәбрикләү сүзләрен дә полиция хезмәткәрләре көчле алкышларга күмде. "Нинди генә яңалыклар булмасын, без һаман да үз эшебезгә тугры калып, халыкның тыныч тормышын, гражданнарның иминлеген тәэмин итәбез. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын, - диде ул үз чыгышында.

Бәйрәмнең кайсын алсаң да, анда бүләкләүләр булмый калмый. Монда да аларның саны бихисап булды. Марсель Шәйдуллин бүлекнең эшен тагын да ныгыту өчен - 2,5 млн, шәһәр территориясенә видеокамералар урнаштырырга 1 млн 200 мең сумга акча сертификатлары тапшырды. Сабантуйда хокук сагында торучыларның тырыш фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелде, уңышларга ирешкәннәр хөрмәтләнде, алар адресына җылы сүзләр әйтелде. Тәбрикләүләрдән ветераннар да, ирекле халык дружинасы вәкилләре дә читтә калмады.

Эчке эшләр органнарында күпьеллык һәм фидакарь хезмәте өчен Россия Эчке эшләр бүлегенең Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Лавров, тыл начальнигы Айдар Хәсәншин, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаил Шәрәфиев район башлыгы кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алды.

Мәгълүм булганча, көч, физик культура, спорт һәм полиция бер-берсеннән аерылгысыз, Быелгы Сабан туенда традицион ярышлар да, милли рухтагы бил алышулар да бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар да уеннардан читтә калмады, аларның ялын файдалы һәм кызыклы итәр өчен бик күп көч салынган иде бу көнне.

Әлбәттә, Сабантуйның йөзек кашы саналган милли көрәш күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Киеренке көрәштә Данис Шәфыйков (70 килограммага кадәр), Рим Галиев (70 килограммнан өстәге авырлыкта) беренчелекне яулады. Сабантуй батыры исемен Рим Галиев алды, аңа төп приз - тәкә бирелде.

Бәйрәмгә багышлап бик матур концерт программасы да әзерләнгән иде. Мәртәбәле кунаклар һәм тамашачылар алдында район-шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Әлмәт кунаклары, татар эстрадасының күренекле җырчылары Ләйсән Гыймаева, Ринат Рәхмәтуллин үзләренең күркәм җыр-биюләре белән күңелләргә дәрт өстәде, хезмәттә яңа уңышларга рухландырды.

Таңсылу САНИЕВА

Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хокук сакчыларына да ял кирәк