Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ханымнары “Автоледи – 2013” бәйгесендә көч сынашты

Районның ЮХИДИ бүлеге РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә хатын-кызлар арасында "Автоледи - 2013" бәйгесен уздырды. -Елдан-ел әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең саны арта баруы юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр, законнарга ихтирам белән караучыларның күбәюе турында да сөйли, - ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков. Җанатарлар арасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр...

Районның ЮХИДИ бүлеге РОСТО (ДОСААФ) белән берлектә хатын-кызлар арасында "Автоледи - 2013" бәйгесен уздырды.

-Елдан-ел әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең саны арта баруы юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр, законнарга ихтирам белән караучыларның күбәюе турында да сөйли, - ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков.

Җанатарлар арасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевның да булуы гүзәл затларыбызга көч өстәде. Җитәкчеләр һәрбер авто-ледига кыюлыклары өчен рәхмәт белдерделәр һәм җиңү теләделәр.

Ир-егетләрнең руль артындагы хатын-кызларга карашы, мөнәсәбәте төрлечә инде. Бер ишләре саннамаска маташа. Әмма ничек кенә булмасын, хатын-кызлар юл йөрү кагыйдәләрен сирәгрәк бозалар икән, фаҗигаләргә дә азрак эләгәләр, машиналарын да пөхтәрәк йөртәләр.

Бәйгедә катнашучы 17 гүзәл затка ике этапта көч сынашырга туры килде. Беренче этапта үзләренең юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен күрсәттеләр. Икенче этапта - йөртү күнекмәләрендә ярыштылар.

Шушы ике этапны да уңышлы узган 8 еллык машина йөртүче стажы булган Зөлфия Гарипова "Автоледи" бәйгесенең җиңүчесе булды, Гөлнара Кәримова икенче урынга чыкты, ә лидерлар өчлеген Айгөл Гыйниятуллина япты. Яхшы машина йөртүчеләр - Гүзәл Тимбакова, Разия Мөхәммәтшина, Виктория Шакирова, Гөлназ Шәрәфиева, Альбина Галимуллина, Рәйлә Шәрәфиева, Ләйсән Хаҗиева да бүләкләргә лаек булды.

55 яшьлек Әлфия Әхмәтова бәйгенең иң тәҗрибәле машина йөртүчесе булып чыкты һәм "тамашачы мәхәббәте" призына лаек булды.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ханымнары “Автоледи – 2013” бәйгесендә көч сынашты