Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкына коры язда янгыннан саклану чараларын аңлаттылар

Синоптиклар быел яз-җәй айларында һава температурасының югары, көннәрнең коры торачагын фаразлый. Димәк, ут-янгыннардан аеруча сак булырга тиешбез. Шул уңайдан гадәттән тыш хәлләр өлкәсе белгечләренә мөрәҗәгать итеп, янгыннан саклану чаралары, куелган таләп-кагыйдәләрне янә искә төшереп, ассызыклап алуларын сорадык. Ни дисәң дә, мәсьәлә җитди һәм ул һәркайсыбыздан зур игътибарлылык таләп итә. 87нче...

Синоптиклар быел яз-җәй айларында һава температурасының югары, көннәрнең коры торачагын фаразлый. Димәк, ут-янгыннардан аеруча сак булырга тиешбез.

Шул уңайдан гадәттән тыш хәлләр өлкәсе белгечләренә мөрәҗәгать итеп, янгыннан саклану чаралары, куелган таләп-кагыйдәләрне янә искә төшереп, ассызыклап алуларын сорадык. Ни дисәң дә, мәсьәлә җитди һәм ул һәркайсыбыздан зур игътибарлылык таләп итә.

87нче янгын часте начальнигы, эчке эшләр хезмәте подполковнигы Рөстәм Хәйруллин:

- Бу чорда болын-кырларда, урман буйларында корыган үлән яндыру аеруча куркыныч тудыра. Күпләр моңа җитди әһәмият бирми, берни булмас, дип карыйлар. Нәтиҗәдә, афәт туа, янгын җәелеп, инде шактый зыян салып өлгерә.

Ике тәүлек эчендә генә дә коры үлән яндырудан чыккан 3 янгынны сүндерергә туры килде. Әле дә ярый вакытында ачыкланып, янгынның үрләвенә юл куелмады. Кура яндыру, урман эчендә, аның тирәсендә учак ягу катгый тыела. Бу нәүбәттән махсус комиссия төзелеп, ул әледән-әле патрульләр, әзерлекне тикшерүләр оештырып тора.

Һәр урында, авыл биләмәләрендә янгын сүндерүгә тулы әзерлек саклансын, техника төзек булырга тиеш. Ирекле янгын сүндерү дружиналарының да яхшы әзерлектә булуы, урыннарда профилактик чаралар күрүе төп бурыч итеп куела. Безнең районның 6 авыл биләмәсе урманнар белән чиктәш. Аларда аеруча саклык сорала.

Бакчачылык ширкәтләрендә дә бакча хуҗаларының бик игътибарлы булуын, чүп-чарны теләсә-кайда, көннәр коры торганда яндырмавын сорыйбыз. Моны бары тик юеш көнне, яңгыр арты гына эшләргә кирәк.

Гражданнарның уяулыгы, янгын күренү белән хәбәр итүе күп очракта аларны вакытында сүндерү мөмкинлеге бирә, афәтләргә юл куелмый. Моннан тыш, спутник аша тәүлек әйләнә мониторинг үткәрелә. Ул термочыганакларны тиз арада шәйләп, хәбәр җибәрә, без инде кичекмәстән урынга чыгып, хәлне ачыклыйбыз, янгын чаткысын башында ук юк итү чарасын күрәбез.

Район янгын күзәтчелеге дәүләт баш инспекторы урынбасары Булат Шәйхетдинов:

-Республикада янгынга каршы кертелгән режим 15 майга кадәр дәвам итә. Бу чорга штрафлар икеләтә артты. Янгын таләпләренә каршы килеп, ихатада, бакчада чүп-чар яндырган кеше 2-4 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Территорияләр өчен җаваплы затларга аның күләме 15-30 мең сум итеп билгеләнгән. Ә инде юридик затларга алар тагын да саллы - 400-500 мең сум. Кагыйдәләр һәркем өчен бер һәм алар үтәлергә тиеш.

Азнакай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Илназ Кашапов:

- Урманчылыкның 5 участогында да янгын сагы дружиначылары эшли, күзәтчелек итә. Алар нигездә урманчыларыбыз, мастерлар, белгечләр. Һәркайсы тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Урман полосалары чикләнгән, техника белән йөрмәслек итеп шлагбаумнар куелган. Тәүлек әйләнә кизү тору оештырдык, теләсә кем урманда теләсә ни эшләп йөри алмый.

Патруль бар. Май бәйрәмнәре чорында ул аеруча көчәйтеләчәк. Урманга ял итәргә баручылар анда учак яндыру турында уйламаска да тиеш. Инде әйтелгәнчә, штрафлар саллы. Урманнарда чыккан янгыннарда күп очракта кеше факторы сәбәпче була. Әйдәгез, бер-берләребезне аңлыйк, уртак хәзинәбез булган табигатькә зыян салмыйк, уяу булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкына коры язда янгыннан саклану чараларын аңлаттылар