Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкын ни борчый?

Миргасим Усманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы: - Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең тиешенчә бәяләнмәве канәгатьсезлек уята. Чагыштырып, бер генә мисал: 1 литр солярка 30 сум торса, сөтнең бер литры нибары 13 сум. Ә бит авыл кешесе ит-сөтне никадәр тырышлык куеп, көнне-төнгә ялгап, бернинди ял күрми эшләп булдыра. Җитештергән...

Миргасим Усманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең тиешенчә бәяләнмәве канәгатьсезлек уята. Чагыштырып, бер генә мисал: 1 литр солярка 30 сум торса, сөтнең бер литры нибары 13 сум. Ә бит авыл кешесе ит-сөтне никадәр тырышлык куеп, көнне-төнгә ялгап, бернинди ял күрми эшләп булдыра. Җитештергән продукциясеннән кергән акча ут, су, газга түләүгә, ягулыкка китеп бара. Шуңа да тармакка, хуҗалыкларга бик авырга туры килә. Бу, әлбәттә, илкүләм хәл итәсе җитди мәсьәлә. Ярминкәләр үткәргәндә кайчак шәһәрдә яшәүчеләрнең дә авыл кешесе хезмәтен бәяләп бетермәве сизелә, урынсыз дәгъвалар (ит сөяксез генә булмый инде) ишетелә. Ә бит ите дә, сөте-балы, ашлыгы, бәрәңгесе - барсы да арзан бәядән, шәһәр халкына, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү йөзеннән сатыла.

Сания Хәмидуллина, пенсионер:

- Мин инде шактый олы яшьтә. Азнакайда үз йортыбыз белән яшибез. Яшь чагыннан ук бакча тутырып чәчәкләр үстерәм, капка төбенә дә утыртам. "Маяк" газетасыннан шәһәребездә иң чәчәкле урыннар бәйгесе игълан ителүен укыгач, бик сөендем. Яшь-җилкенчәк тә яшәгән җиребезне ямьләндерүгә кушылып китмәсме әле. Ә бит шәхси сектор урамнарыннан узганда игътибарга чүп-чарга баткан, биек булып кыргый үлән басып киткән ихата, йорт аллары да еш чалына. Шул уч төбе хәтле генә җирне, үзебез яшәгән йорт тирәсен матур итеп тоту, чәчәкләргә күмү авыр микәнни?!

Азат Хәнипов, 30 ел стажлы шофер:

- Юлдагы аварияләр турында ишеткәч, берәү дә битараф калмый торгандыр. Минем бу мәсьәләдән чыгып шуны әйтәсе килә: шәһәр урамнарында җәяүлеләр бик саксыз, алай гына да түгел, сансыз. Юлны аркылы чыгарга алар өчен "зебра"лар ясап куелган. Әмма кайберәүләр аларны бар дип тә белми, каян тели - шуннан чыга. Светофор белән дә шул ук хәл. Машина йөртүче үтеп китәргә хаклы булса да, җәяүленең тиешсез урыннан чыгуына түзеп, көтеп торырга мәҗбүр. Кагыйдәләрне санламаганнар арасында бала җитәкләгән яки сабый арбасы тарткан аналарның да булуына тәмам аптырыйсың. Үзенең генә түгел, нарасыеның да гомерен куркыныч астына куйганын, миңа калса, алар аңламый да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкын ни борчый?