Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкын берьюлы дүрт депутат кабул итте

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең унике еллыгы уңаеннан 27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр җирле бүлекләрдә барлык дәрәҗәдәге депутатлар катнашында гражданнарны кабул итүләр оештырыла. 28 ноябрьдә азнакайлылар берьюлы РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, ТР Советы депутатлары Василий Логинов һәм Рәзиф Галимов, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге секретаре, муницпаль район башлыгы...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең унике еллыгы уңаеннан 27 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр җирле бүлекләрдә барлык дәрәҗәдәге депутатлар катнашында гражданнарны кабул итүләр оештырыла.

28 ноябрьдә азнакайлылар берьюлы РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, ТР Советы депутатлары Василий Логинов һәм Рәзиф Галимов, "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге секретаре, муницпаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга гозерләрен җиткерә алдылар.

Иң беренчедән, килүчеләрнең азлыгы күзгә ташланды.

-Безнең бүлекчәдә депутатлар һәрдаим халкыны кабул итеп тора һәм күп кенә мәсьәләләр район югарылыгында хәл ителә, - диде "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

Балалар бакчаларының физкультура укытучыларына тиешле еллар эшләгән өчен түләү сорап мөрәҗәгать иткән ханымның үтенече федерация югарылыгында гына хәл ителә ала.

М.Галимәрданов аны РФ Дәүләт Думасында профильле комитет тикшерүенә куярга вәгъдә бирде.

3 кеше торак мәсәләсе буенча килгән иде. Алар барысы да четерекле һәм бәхәсле булып чыкты.

Мәсәлән, Чернобыльче гаиләсе ташламадан файдаланып (ә ул аннан бер генә тапкыр файдалана ала), фатирын зурайткан булган, ә бүген анда яшәүчеләр саны сигез җанга җиткән, чын мәгънәсендә квадрат метрларга сыешмалы түгел.

Яңа өйләнешкән чорда үзебез дә шундый шартларда яшәп алганга, мин бу ханымның хәлен бик яхшы аңлыйм. Аларга ни эшләргә?

-Бер генә мөрәҗәгатне дә игътибарсыз калдырырга тырышмыйбыз. Әмма һәрбер сорау уңай хәл ителә дигән сүз түгел. Кайчакта мөрәҗәгать итүченең теләге гамәлдәге законнарга туры килеп бетми, - ди Марсель Галимәрдәнов.

Бу очраклар да шундыйлардан иде. Депутатлар кешеләрнең хәленә кереп, законга каршы килмичә, бу мәсьәләне нинди юллар белән чишү мөмкинлеге хакында үзара фикерләштеләр, ярдәм сорап килүчеләргә киңәшләрен әйттеләр.

Унсигез ел элек читән Азнакайга күченеп кайткан, әле һаман да гражданлык алмаган ханымның да хәленә керделәр.

Ә бер гаилә күрсәткән ярдәме өчен РФ Дәүләт Думасы депутатына рәхмәт белдерергә килгән.

Әнә шундый күңелле очраклар да булгалый депутатлар кабул иткәндә.

Резеда Шәрипова

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкын берьюлы дүрт депутат кабул итте