Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы җәйге ялны ничек үткәрергә җыена

Җәй - хозурлык чоры, кыска гына бу вакытның бар тәмен тоеп калырга, ялны да күбебез шушы айларга туры китерергә тырыша. Шәһәрдәшләребез җәйге ялны ничек үткәрергә җыена икән? Әнә шул сорау белән кала урамнарына чыктык. Гөлсинә Тәрҗеманова, шәфкать туташы: - Бер елны чит илгә барып кайткач, өйдәге ялның ял түгеллегенә инандык,...

Җәй - хозурлык чоры, кыска гына бу вакытның бар тәмен тоеп калырга, ялны да күбебез шушы айларга туры китерергә тырыша. Шәһәрдәшләребез җәйге ялны ничек үткәрергә җыена икән? Әнә шул сорау белән кала урамнарына чыктык.


Гөлсинә Тәрҗеманова, шәфкать туташы:
- Бер елны чит илгә барып кайткач, өйдәге ялның ял түгеллегенә инандык, барыбер эштән бушамыйсың. Хәзер, мөмкинлек булганда, чит илләрне күреп кайту ягын карыйбыз. Аллага шөкер, балалар үсте, үз дөньяларын үзләре күрә. Соңгы елларда тугандаш Төркияне үз иттек. Менә шушы көннәрдә шунда ял итәргә китәбез. Без - актив туристлар. Диңгез буенда гына яту ягында түгел. Тарихи урыннарны карап йөрергә, табигатьнең гүзәл почмакларын хозур кылырга яратабыз. Әмма юлламаны кыштан ук юнәтү чарасын күрсәң, очсызгарак төшә. Эш урыныннан да чит илгә бару мөмкинлеге тудырдылар, мондый бәхет һәр җирдә дә эләкми.


Альберт Әхмәтов, Азнакай кунагы:
- Мин инде 12 майдан җәйге ялда, сездә - Азнакайда. Бер дигән шифаханәгез бар. Ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән шартлар. Кичләрен шәһәр урамнарын әйләнәбез. Сездәге чисталык, матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Чүпләрне аерып җыю, пластик савытларга кабаттан "җан өрү" безнең Кукмарада әлегә юк. Музеегыз, мәдәният, спорт сарайларыгыз бик ошады.


Надежда Авзалова, аш-су остасы:
- Әүвәл бакчадагы эш-мәшәкатьләрне бетерәм дә, туганнарым янына Таганрогка барып кайтырга исәп. Азов диңгезе буеннан Ыкны сагынып кайтырмын әле. Ул вакытта бакчада да уңыш җыяр чак җитәр.


Ләйсән Хәбибуллина, 1 нче сыйныф укучысы:
-Абыем Наил "Каенкай" сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайткач, бик рәхәт булуын сөйләде. Анда аңа бик кызык булган. Уйнаганнар да, ярышканнар да, сагынмады да. Быел мин дә шунда барачакмын.


Шәһәрдәшләрдән Лиза Нурлыева сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы җәйге ялны ничек үткәрергә җыена