Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы шәһәрне матурлауга үз өлешен кертә

Көн дә узып йөри торган шушы койма артында илаһи гүзәллек хакимлек итәдер дип башыма да килми иде. Баксаң, бер мизгелгә генә тукталып, чак кына күтәрелеп карасаң да күреп була икән ич аны. Шәһәребезнең Болгар урамындагы 12 нче йорт ихатасы турында әйтүем. Матур итеп буяп куелган утыргычта чәчәкләрне хозур кылып, ял...

Көн дә узып йөри торган шушы койма артында илаһи гүзәллек хакимлек итәдер дип башыма да килми иде. Баксаң, бер мизгелгә генә тукталып, чак кына күтәрелеп карасаң да күреп була икән ич аны.

Шәһәребезнең Болгар урамындагы 12 нче йорт ихатасы турында әйтүем. Матур итеп буяп куелган утыргычта чәчәкләрне хозур кылып, ял итеп утырган Ленар ага Бурин белән гәп корып алабыз. Кай арада барсын да күреп-белеп, гозерләрне үтәп өлгерә диген, шушы кечкенә генә ишегалдына да район башлыгының өлеше кереп алган.

- Марсель Шәйдуллинның кабул итүенә барып, йорт янындагы юлны рәтләү, җимерек сарайларны яңартуларын сорадым. Болар барсы да ТСЖ башкарасы эшләр булганлыктан, "алар тиеш", дип кенә әйтер дигән идем, юк, кайбер оешмаларны да тартып, моны үз контрольлегенә алды. Асфальт та түшәлде, сарайлар да әнә, әллә каян балкып тора, йорт фасады яңартылып, ул яңа "күлмәк" киде. Инде шундый күләмле эшләр башкарылгач, подъезд эче дә матур булсын дип, йортта яшәүчеләр буяп куйдык, хуҗабикәләребез аны гөлгә күмде.


Күршедә генә төзелеш барудан файдаланып, Ленар ага сарайларга шәп итеп сукмак та җәйдереп кала. Бакчаны торба белән әйләндереп алу, кер, келәм элгечләр, урындыклар, вак-төяк чүп өчен савытлар урнаштыруда кулларында төймә коя торган таныш осталары ярдәмгә килә. Түтәлләр өчен туфракны ТСЖ кайтара. Су тәпәннәре дә гади генә түгел, зәвыклы бизәлгән.

Аларны ул теләсә кайда аунап яткан җирдән алып кайта. Тишек булганнарын сумалалап ямый. Ә инде бизәкне һөнәре буенча рәссам - Владимир Моторин төшерә, җәмәгате Ленаның да бакчаны заманча дизайн буенча үстерүдә киңәшләре ярап куя. Алар үзләре биредә яшәмәсә дә, кайчандыр әби-бабасы гомер иткән бу йортны, күршеләрен сагынып киләләр.


- Яз башы белән ишегалдын чистарту, матурлауга бөтен йортыбыз белән чыгабыз, - ди әңгәмәдәшем. - Тәслимә Зиннәтуллина, Татьяна Брусникова чәчәк үстерүгә бик хирыс, тынгысызлар. Яшьләребез дә бик булган. Регина Тимганова бер эштән дә калмый, кечкенә улын да ияртеп чыга, ансы да үзенчә булышырга тырышып мәш килә.


Картын эзләп Рушания апа да килеп чыкты. Аның бу бакчаның "төп хуҗасы" булуын аңлаган идем инде.


- Бу кадәр төрледән-төрле чәчәкләрне каян табып бетердегез? - дип сорыйм аннан. Ул бакчасын карашы белән иркәләп, елмаеп куя:


- Аларны сату кибетләре янәшәсеннән битараф кына узып китә алмыйм. Кергән саен орлык алып чыгам. Гладиолусларның менә бу 5-6 сортлы җыелмасының мин алганда бик арзан чагы иде. Аннары үзем ишәйттем. Лилияләр дә берничә төрле иде, хәзер инде чәчәкләрен атып бетерделәр. Холмовкадагы бакчабыздан да күпьеллыкларны алып кайтып утырттым. Менә бу кызыл җитен чәчәген әле быел гына үстерәбез, әнә ничек матур...


Чәчәкләре турында Рушания апа бик тәмләп, аларның барсын да кулы белән иркәләп, сыйпап иркенләп сөйләде. Исемнәрен дә истә калдырып бетерү мөмкин түгел бу чәчәкләр патшалыгына сокланып, бар дөньямны онытып, мин дә тугарылып тыңлыйм. Күңелләр сафланып киткәндәй булды, җан рәхәт тынычлыкта тирбәлә.


- Иртән тору белән күз тәрәзәгә төшеп, һәрбер чәчәкне барлый, - диләр шушы гөлбакчаны үз куллары белән тудырган Рушания апа белән Ленар ага. - Аларның да һәркайсының үз "холкы". Берсенә су күбрәк кирәк, икенчесе аздан да туя, чак кына ялгышсаң да "үпкәләргә" генә торалар. Ә иң мөһиме - барсы да назны, игътибарны ярата.


76 яшь бирмәссең дә аларга. Ленар ага 15 яшьтән икенче төркем инвалид булса да әле дә хәрәкәтчән, җитез. Рушания апа чәчәкләре кебек сөйкемле, уңганлыгы әллә каян күренеп тора. Күрәсең, үзенә гашыйкларны табигать тә картайтырга ашыкмый...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы шәһәрне матурлауга үз өлешен кертә