Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы ришвәтчелек турында сөйләде

Дөньялыкта акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән бу ришвәтчелек дигәнең, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беркем өчен дә сер түгел. Бүген ришвәтчелеккә каршы чаралар күрәләр, төрлечә көрәшәләр, аның беренче нәтиҗәләре дә күз алдында. Әле тегендә, әле монда "кул кулны юган" очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын...

Дөньялыкта акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән бу ришвәтчелек дигәнең, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беркем өчен дә сер түгел. Бүген ришвәтчелеккә каршы чаралар күрәләр, төрлечә көрәшәләр, аның беренче нәтиҗәләре дә күз алдында. Әле тегендә, әле монда "кул кулны юган" очраклар ачыкланып, гаеплеләргә тиешле җәзасын биреп торалар. Шулай да уңай якка кискен үзгәрешләр күзәтелми. Газета укучыларыбыз бу хакта нинди фикердә икән: ришвәтчелекне җиңәргә мөмкинме? Аның белән очрашканнары бармы?

Алсу Хәйбрахманова, хисапчы:
- Мин - югары белемле хезмәткәр, бүгенге көндә исә Казандагы уку йортларының берсендә читтән торып белемемне арттырам. Әлегәчә ришвәт бирергә туры килгәне юк, килмәс дип тә ышанам.
Бу хакта күп сөйлиләр, ләкин аның белән көрәш бик озак еллар барачак, минемчә. Бирүчесе булганда, алучысы да табыла бит аның.

Зөфәр Мингәрәев, пенсионер:
- Замана үзгәрү белән ришвәтчелекнең эчтәлеге дә үзгәрәдер ул. Акчаны меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән таләп итә башладылар. Телевизор каналының кайсын гына ачсаң да, ришвәтчелек хакында лаф оралар. Миллионлаган сумнар урлаган яки кемнән дә булса зур суммалар таләп иткән вазифаи затларны күрсәтәләр, чәчләр үрә торырлык. Законнар бик кырысланса да, курыкмыйлар. Ә аларның беленми калынганнары күпме?! Кайчакта миңа да шул хәтле акчалар бирсеннәр иде дип, кызыгып утырасың...

Лидия Әюпова, пешекче:
- Минем өчен ришвәтчелек бөтенләй үк ят күренеш түгел. Шушы көннәрдә генә республика сырхауханәләренең берсендә дәваланып кайттым. Күчтәнәч бирү, "акча төртү" анда гадәти күренешкә әйләнгән икән, ләбаса. Хәтта анализларны тизләтү юллары да шул акчага бәйле.Безнең илдә ришвәтчелек беркайчан да бетмәячәк дигән фикердә мин, ул һәрвакыт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы ришвәтчелек турында сөйләде