Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы “Маяк”ка язылуның биш юлын белә

Әйе, әйе, хөрмәтле укучыларыбыз, һич ялгышмадык: "Маяк" газетасы алдыруның хәзер юллары күп төрле. Шуның иң борынгысы - газетаны өйгә яки эшкә китереп бирә торган итеп язылу. Моның өчен үзеңә почтага барырга, яки почтальонны өеңә, яки эшеңә чакырырга кирәк. Әгәр инде почта әрҗәләрегезнең ишекләрен каерып, газета-журналларны урламыйлар икән, рәхәтләнеп бу ысулны...

Әйе, әйе, хөрмәтле укучыларыбыз, һич ялгышмадык: "Маяк" газетасы алдыруның хәзер юллары күп төрле.

Шуның иң борынгысы - газетаны өйгә яки эшкә китереп бирә торган итеп язылу. Моның өчен үзеңә почтага барырга, яки почтальонны өеңә, яки эшеңә чакырырга кирәк. Әгәр инде почта әрҗәләрегезнең ишекләрен каерып, газета-журналларны урламыйлар икән, рәхәтләнеп бу ысулны сайларга була.

Урлашалар дип, "Маяк"ка язылмыйм дияргә ашыкмагыз: почта бүлекләрендә абонент әрҗәләре бар. Язылу бәясе дә арзанрак - "Маяк"ны икенче яртыеллыкта 358 сум 68 тиенгә генә укырга мөмкин. Ә бу ышанычлы әрҗә абонетка айга 45 сум 43 тиенгә төшәчәк (оешмаларга - 135,11 сум).

Инде акчасын әз булса да янга калдырыйм диючеләргә "До востербования" дигән ысул уңайлы - ярты елга 358 сум 68 тиен түлисең дә, газетаны почта бүлегеннән барып аласың.

Заман техникасы белән дус кешеләр өйдән яки офистан чыкмыйча "Маяк" газетасына Интернет аша он-лайн режимы буенча языла ала. Моның өчен сайтта теркәлергә, язылучы категориясен сайларга (физик яки юридик затмы), матбугат исемлегеннән "Маяк" газетасын эзләп табарга гына кирәк.

Язылган өчен шул ук он-лайн режимында банк картасы аша түләргә мөмкин. Бу төр язылуның өстенлеге шунда: хәзер илнең яки планетаның теләсә-кайсы почмагыннан торып Азнакай районында яшәүче әти-әниең, туганнарың өчен "Маяк" газетасына язылып була.

Редакциябезгә якын йортларда яшәүчеләр яки "хәрәкәттә - бәрәкәт" дип, безнең тирәләрне бер урап кайтырга иренмәүчеләр газетабызга рекламалар бүлегенә килеп языла һәм "Маяк"ны шуннан үзләре алып китә ала. Бу очракта инде язылу бәясе нибары 264 сум гына.

Чыннан да бәрәкәтле килеп чыга. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар. (язылу бәясе - 324 сум).

"Маяк" газетасына язылу буенча сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз, реклама бүлеге хезмәткәрләре сезгә тулырак мәгълүмат бирер.

"Маяк" белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы “Маяк”ка язылуның биш юлын белә