Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясата ала

Газета укучыбыз Мөнирә Хәсәнова вакытлыча фатирда яшәмәгән чорда (отпуск, сырхауханәдә ятканда, санаторийда булганда) коммуналь хезмәтләргә түләү тәртибен аңлатуыбызны сорап редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге сорауга ТР буенча Азнакай районы Роспотребнадзор идарәсе территориаль органы начальнигы Илдар Дружковтан түбәндәге җавапны алдык: - Әгәр дә сез чираттагы ялыгызны читтә уздырасыз, озак вакытлы командировкага...

Газета укучыбыз Мөнирә Хәсәнова вакытлыча фатирда яшәмәгән чорда (отпуск, сырхауханәдә ятканда, санаторийда булганда) коммуналь хезмәтләргә түләү тәртибен аңлатуыбызны сорап редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге сорауга ТР буенча Азнакай районы Роспотребнадзор идарәсе территориаль органы начальнигы Илдар Дружковтан түбәндәге җавапны алдык:


- Әгәр дә сез чираттагы ялыгызны читтә уздырасыз, озак вакытлы командировкага китәсез икән, өйдә булмаган чор өчен коммуналь хезмәтләргә түләү кими.


Кулланучы тулы 5 календарь көн дәвамында өйдә булмаса, торак йортта индивидуаль исәп приборлары булмаган очракта, салкын һәм кайнар су, электр һәм газ белән тәэмин итүгә түләүдә кабат исәп-хисап ясала. Җылылык өчен исәп-хисап ясалмый.


Моның өчен өйдә булмаган көннәрдән соң ай дәвамында коммуналь хезмәт белән тәэмин итүче оешмага язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризага кулланучының өйдә булмавын раслаган документлар теркәлә. Мондый документларга: эш урыныннан расланган командировка таныклыгы яки белешмә; стационар дәвалау учреждениесендә дәвалану турында белешмә; кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән юл билетлары; кунакханәдә, тулай торакта яки башка урында яшәгәнлекне раслаучы исәп-хисап кәгазьләре яки күчерелмәләре; кулланучы өйдә булмаган чорда торак йортны саклаган оешмадан белешмә һәм кулланучының вакытлыча булмавын раслаучы башка документлар керә.


Коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап гариза алганнан соң биш көн дәвамында ясалырга тиеш. Бу уңайдан эш башкаручы кулланучы алып килгән дукументларның күчерелмәләрен алырга, аларның дөреслеген расларга, шул исәптән ул документларны биргән оешма, предприятиеләрдән рәсми җавап соратырга хокуклы. Коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда кулланучының торактан чыгып киткән һәм кайтып кергән көне исәпкә алынмый.


Әгәр дә кулланучы хокуклары бозылган дип табасыз икән, консультация алу өчен ТР буенча Азнакай районы Роспотребнадзор идарәсе территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы коммуналь хезмәтләр өчен исәпхисап ясата ала