Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы комментарийларда Илдус Гыйләҗевне искә ала

Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу бүген, 20 мартта, 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак. Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте. Якташ шагыйрьләребез Таһир...

Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу бүген, 20 мартта, 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак.

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте.

Якташ шагыйрьләребез Таһир Шәмсуаров һәм Гөлчәчәк Садретдинова Илдус Гыйләҗевкә багышлап шигырьләр язды. Гомумән, Азнакай халкы бу авыр хәбәргә битараф калмады, аны искә алып, комментарийларда туганнарының кайгысын уртаклашты.


Авыр туфрагы җиңел булсын... Искиткеч кешелекле, туры сүзле, ярдәмчел һәм талантлы кеше иде...

Гөлчәчәк Садретдинова, шагыйрә


Сез кайда гына эшләсәгез дә, үзегезнең булдыклылыгыгыз, талантыгыз, тырышлыгыгыз белән күпләргә үрнәк булдыгыз! Тыныч йокла, урының җәннәттә булсын, бәхил бул, Илдус ага!!!

Рөстәм Зәкуан, шагыйрь


Илдус Сабирович талантлы шагыйрь, эчкерсез, гади кеше, оста җитәкче дә иде. Безнең "Коммунизмга" колхозында рәислек иткән чорларда да бик хөрмәт итә идек үзен.

Без, Чалпы яшьләре, - инде хәзер өлкәнәя баручы буын - аның оста оештыручы, кешелекле булуын белә идек.

Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларга Рәсәй шәһәрләре буйлап экскурсияләр оештырды. Яшьләрнең хезмәт урыннарында бөтен мөмкинлекләрне булдырды.

"Коммунизмга" колхозыннан бирелгән исемле сәгатьне әле дә булса кадерләп саклыйм. Без Сезне яраттык, Илдус абый. Моннан соң да безнең күңелләрдә мәңге сакланырсыз!

Чалпы мәктәбенең 1984 елгы чыгарылыш укучылары исеменнән

Гөлфия Мостафина, Азнакай төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы комментарийларда Илдус Гыйләҗевне искә ала