Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы газета һәм журналларга хәзер интернет аша да языла ала

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Аңа барлык почта бүлекләрендә, редакциябезнең үзендә һәм он-лайн аша язылырга мөмкин. Тиздән язгы мәшәкатьләр, бакча эшләре башлана. Шуңа күрә озакка сузмыйча, газетабызга язылып куярга тырышыгыз. Азнакай 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: -"Маяк" газетасына 30 мартка кадәр...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Аңа барлык почта бүлекләрендә, редакциябезнең үзендә һәм он-лайн аша язылырга мөмкин.

Тиздән язгы мәшәкатьләр, бакча эшләре башлана. Шуңа күрә озакка сузмыйча, газетабызга язылып куярга тырышыгыз.


Азнакай 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары:
-"Маяк" газетасына 30 мартка кадәр үк ташламалы хактан язылып куйдык. Безнең өчен район газетасы - эшебездә таяныч. Аның аша җирле язучылар иҗаты белән танышып барабыз, басылган язмаларны дәресләрдә файдаланабыз, укучылар белән тикшеренүләр үткәрәбез. Газета битләрендә үз укучыларыбыз иҗатын күрү дә безнең өчен зур куаныч һәм горурлык.

Гәрәй Хәмидуллин, оборона, спорт-техника җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе:
-"Маяк" килгән көнне ашауны да онытабыз, өйдә чиратлап һәр битен карап чыгабыз. Авыл хуҗалыгы да, шәһәр тормышы да, спорт, мәдәният, мәгариф - барлык өлкәләргә караган яңалыкларны район газетасы аша белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы газета һәм журналларга хәзер интернет аша да языла ала