Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы депутат Марсель Галимәрдановка сорау арты сорау яудырды

Лиза Нурлыева, автор фотосы Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә, 23 июль көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Депутат кабул итүенә һәркем үз борчу-проблемасы белән килгән. Әйтик, срогыннан алда лаеклы ялга китәргә ниятләгән, гомере буе...

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә, 23 июль көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрданов азнакайлыларны кабул итү үткәрде.

Депутат кабул итүенә һәркем үз борчу-проблемасы белән килгән. Әйтик, срогыннан алда лаеклы ялга китәргә ниятләгән, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән ханымның закондагы каршылыклар белән килешәсе килми. Себердә нефть тармагында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң туган якларына кайтып йорт салган якташыбыз, үзенә тиешле ташламаны дәгъвалый. Депутат аның хаклы булуы белән килешеп, ярдәм итәргә тырышачагын әйтте.

Аэроклуб директоры Илдар Фазуллин азнакайлыларны әлеге спорт төре белән шөгыльләндерү мөмкинлекләрен арттыру артыннан йөри. Аның да өметләре киселмәде. "Татбуртранс"ның ветераннар оешмасын җитәкләгән Александр Токарев тармакта озак еллар эшләгәннәргә "Хезмәт ветераны" исемен бирдерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.


Гомумән, актив халык яши безнең Азнакайда. Людмила Челнакованы электр белән тәэмин итү хезмәтендәге четереклекләр, күчемсез милеккә салымнар, энергия экономияләүче лампаларны утильләштерү генә түгел, территориаль иҗтимагый үзидарә вәкаләтләре, хәтта ки... төп законыбыз - Конституцияне кайчан үзгәртәчәкләренә кадәр кызыксындыра. Шулкадәр җитди сорауларга күмелгән Дәүләт Думасы депутаты шаяртып та алды:


-Русчалатып, Шукшин әйтмешли, Вы меня срезали...


Шундый югары даирә депутаты кабул итүен ишетеп Актаныштан ук та килгәннәр. Борчулары да нигезле шул: онкология авырулы, гомере кыл өстендәге 11 яшьлек балага кичектергесез ярдәм кирәк.


Азнакайның визит карточкасына әверелгән Актүбә сувенирларын иҗат итүче Илсөяр Сәлахова халык сәнәгате промыселын тагын да үстерү максаты белән яна.


Әнә шулай депутат азнакайлыларны бик җылы кабул итте, булдыра алуыннан чыгып, аларның борчу-проблемаларын хәл итәргә тырышачагын да әйтте. Хуш, мондый очрашуларның соңгысы булмасын, халык үзе сайлаган депутатлар белән шулай аралашып, ярдәмнәрен тоеп яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы депутат Марсель Галимәрдановка сорау арты сорау яудырды