Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай физкультурачылары һәм төзүчеләре бу ялларда һөнәри бәйрәмнәрен каршылый

9 август - Бөтенроссия физкультурачылар көне Әлеге истәлекле дата уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин спортчылар, тренерлар, физкультура хезмәткәрләре, спорт сәючеләргә үзенең котлау сүзләрен җиткерде. - Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Җиңүләр сезгә спорт мәйданнарында гына түгел, көндәлек тормышта да юлдаш булсын, - диелгән котлау юлламасында. 10 август...

9 август - Бөтенроссия физкультурачылар көне

Әлеге истәлекле дата уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин спортчылар, тренерлар, физкультура хезмәткәрләре, спорт сәючеләргә үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
- Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Җиңүләр сезгә спорт мәйданнарында гына түгел, көндәлек тормышта да юлдаш булсын, - диелгән котлау юлламасында.


10 август - төзүчеләр көне

Алда торган бәйрәм белән төзүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да котлады.
- Төзүче һөнәре бүген иң соралган, иң кирәкле белгечлекләрнең берсе. Районыбызда гына да сезнең куллар белән күпме торак йорт, социаль-мәдәни һәм сәнәгать объектлары барлыкка килде. Сезнең алтын кулларыгыз гади кирпеч-блоклардан могҗизалар тудыра, - дип билгеләп үтелә котлауда. - Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда уңышлар насыйп булсын.

Азнакай спортчысы һәм төзүчесе турында МОНДА басып укыгыз

Фото сайта aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай физкультурачылары һәм төзүчеләре бу ялларда һөнәри бәйрәмнәрен каршылый