Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләренә закончалыктагы үзгәрешләр хакында аңлатылды

"Хезмәт шартларын махсус бәяләү" турында 2013 елның 28 декабрендә гамәлгә кергән Федераль Закон барлык эш бирүчеләрдән хезмәт урыннарында зыянлы һәм куркыныч җитештерү факторларын тикшерүне таләп итә. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, район җитәкчелеге, эшмәкәрләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз закончалыктагы үзгәрешләр хакында барды. Хезмәт шартларына махсус бәя бирү 2014 елдан башлап 5...

"Хезмәт шартларын махсус бәяләү" турында 2013 елның 28 декабрендә гамәлгә кергән Федераль Закон барлык эш бирүчеләрдән хезмәт урыннарында зыянлы һәм куркыныч җитештерү факторларын тикшерүне таләп итә.

Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, район җитәкчелеге, эшмәкәрләр катнашында үткән киңәшмәдә сүз закончалыктагы үзгәрешләр хакында барды.

Хезмәт шартларына махсус бәя бирү 2014 елдан башлап 5 елга бер тапкыр уздырылачак. Ул ике этапта үтә. Әгәр дә беренчесендә эш урынында зарарлы фактлар ачыкланмаса, эш бирүче декларация төзеп, аны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрә.

Мондый очраклар ачыкланса, махсус бәяләү эшләре дәвам итәчәк. Бу офис хезмәткәрләренә дә кагыла. Штатта бер генә яңа хезмәткәр барлыкка килсә дә, эшмәкәргә яңа эш урынына махсус бәя бирү үткәрергә туры киләчәк.


Гөлфия САБИРОВА,

сәүдә-сәнәгать палатасының Азнакай департаменты

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эшмәкәрләренә закончалыктагы үзгәрешләр хакында аңлатылды