Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре армиягә китте

12 ноябрьдән Татарстанда егетләрне хәрби хезмәт урыннарына озату башланды. Дүшәмбе көнне Азнакайдан да 15 егет башкалага юл алды. Җирлегебездә матур гадәткә кергәнчә, аларны тантаналы шартларда озату оештырылды. Иң әүвәл шунсына игътибар ителде: озатучылар шактый җыелса да, әлегәчә күзәтелә торган кычкырыш, коймага менеп сызгырулар, тәртипсезләнү юк, егетләребезнең якыннары, дуслары сабыр гына...

12 ноябрьдән Татарстанда егетләрне хәрби хезмәт урыннарына озату башланды. Дүшәмбе көнне Азнакайдан да 15 егет башкалага юл алды. Җирлегебездә матур гадәткә кергәнчә, аларны тантаналы шартларда озату оештырылды.

Иң әүвәл шунсына игътибар ителде: озатучылар шактый җыелса да, әлегәчә күзәтелә торган кычкырыш, коймага менеп сызгырулар, тәртипсезләнү юк, егетләребезнең якыннары, дуслары сабыр гына тантана башлануын көтә. Ә бу вакытта хәрби комиссариат бүлеге бинасында хәрби хезмәткә чакырылучылар белән соңгы тапкыр сөйләшү бара, киңәш-аңлатмалар бирелә.

- Шуны ассызыклыйсы килә: егетләребезнең күбесе хәзер армияга теләп китә. Без аларга яхшы командирлар кул астына эләгеп, яңа дуслар табып, әйбәт хезмәт итеп, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез! - диде тантанада изге теләкләрен ирештереп хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. Хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев егетләргә хәер-фатиха сүзләрен якыннары, дуслары алдында да җиткерде. Азнакай православие мәхәлләсе настоятеле Александр атакайның үгет-нәсихәтләрен дә солдат буласы егетләребез күңелләренә сеңдереп калгандыр.

Районыбыздан башкалага юл алган егетләребезне җыелу пунктында башта хәрби хезмәткә әзерләячәкләр. Биредә алар армиядагы тәртип буенча яшәп, медкомиссия үтә, киемнәрен хәрби формага алыштыра. Хуш, хезмәт итәсе частьларга эләккәч тә сынатмаслар, ышанычларыбызны акларлар, дип өметләник. Азнакай егетләре турында һәрвакыттагыча, бары тик мактау сүзләре, әти-әниләргә рәхмәтләр генә ишетергә язсын!

Сүз уңаеннан, быелгы көзге чакырылышта Татарстаннан 4 меңнән артык ир-егет хезмәткә китә. Аларның күпчелеге Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларга җибәреләчәк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләре армиягә китте