Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзерләнә

Һәр язда Хәрби чакырылыш көне үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быел ул 16 апрельдә армия сафына беренчеләрдән булып китүче егетләр, өлкән сыйныф укучылары катнашында Яшьләр үзәгендә оештырылды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларның илгә намус белән хезмәт итүләрен теләде. Азнакай районы буенча хәрби комиссар Рәдиф Камалиев бүгенге көндә армиягә яхшы...

Һәр язда Хәрби чакырылыш көне үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быел ул 16 апрельдә армия сафына беренчеләрдән булып китүче егетләр, өлкән сыйныф укучылары катнашында Яшьләр үзәгендә оештырылды.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларның илгә намус белән хезмәт итүләрен теләде.

Азнакай районы буенча хәрби комиссар Рәдиф Камалиев бүгенге көндә армиягә яхшы техник белгечләр кирәклегенә басым ясады һәм тырышып укырга чакырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин, икенче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, РСФСР ның атказанган агрономы Сабир Әхмәдишинның шанлы еллар истәлекләре яшьләргә сабак һәм үрнәк булды.

-Мин җиде ел хезмәт иттем, сезгә бер ел хезмәт итәсе. Армиядән курыкмагыз, кыю булыгыз! Азнакаебыз данына тап төшермәгез! - диде күпне күргән ветеран.

Бу көнне алты егеткә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

-Әтием Данил Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Ир-егет хәрби чыныгу үтәргә тиеш дип саныйм, - ди Татшуганнан Фәнил Әхтәмов. Ул автомеханик һәнәрен үзләштергән, армиядә дә файдасы тияр дип исәпли.

Укучылар арасында уздырылган брейн-рейниг аларның Бөек Ватан сугышы буенча тарихи белемнәрен сынады. Һәр команданың җитди әзерле сизелеп торды.

Хәрби чакырылыш көне булгач, командада егетләр генә булыр дип уйлаган идем, әмма кызлар да күп иде.

-Хәзер кызлар бик кыю. Аннан соң, хатын-кызда гаиләне, илне саклау, яклау хисе көчлерәк, - дип 7 нче мәктәптән Эльвира Шәйхетдинова гаҗәпләнүемә матур гына нокта куйды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны шәһәребезнең 1 һәм 6 нчы мәктәпләре бүлеште.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетләр хәрби хезмәткә әзерләнә