Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетенең интернет–битенә куелган видеоматериаллары экстремистик характердагы материаллар федераль исемлегенә кертелергә мөмкин

Азнакай шәһәр судында каралган бу эш безнең җирлек өчен гайре ят, сирәк очрый торган вакыйгаларның берсе булды. Әле дөньяда яши генә башлаган, акны карадан аера белмәгән, күп нәрсәләрне аңлап бетермичә, башкалар хорафатына бирелеп, тормышына хилафлык ясаган, якыннарын борчуга салган яшь кеше аптыраш, ачу тудырудан битәр, иң әүвәл үзен кызгану хисләре...

Азнакай шәһәр судында каралган бу эш безнең җирлек өчен гайре ят, сирәк очрый торган вакыйгаларның берсе булды. Әле дөньяда яши генә башлаган, акны карадан аера белмәгән, күп нәрсәләрне аңлап бетермичә, башкалар хорафатына бирелеп, тормышына хилафлык ясаган, якыннарын борчуга салган яшь кеше аптыраш, ачу тудырудан битәр, иң әүвәл үзен кызгану хисләре уята.

Ислам диненең төп асылын әби-бабайларыбыз борын-борыннан игелеклелек, тыйнаклык, күңел сафлыгы кебек сыйфатларда күргән. Әнә шуңа да аны хак дин дип атаганнар. Әмма хәзерге яшәешебездә бу төшенчәне бозарга омтылу, узара матур, дус, тату гына яшәп яткан халыкларның бердәмлегенә кизәнү очракларына тарый башладык. Экстремистларның бу элмәгенә нигездә әлеге дә баягы акны карадан аера белмәгән яшь-җилкенчәк эләгә. Шулай шәһәребездә яшәүче 22 яшьлек Эдгар Исмәгыйлов, аның экстремистлык эшчәнлеге алып баруы хакында белә торып, интернет челтәрендәге шәхси битендә халыкара террорчылык оешмасының кешеләр арасында социаль, дини, милли фетнә тудыруга юнәлтелгән агитация видеоматериалларын урнаштыра. Әлбәттә, бу шунда ук хокук сагындагыларның игътибарын җәлеп итә һәм мондый гамәлләр закон белән тыелганлыктан, Исмәгыйловка карата җинаять эше кузгатыла. Тикшерү өчен әлеге материаллар комплекслы психологик-лингвистик суд экспертизасына җибәрелә. Экспертлар - Идел буе федераль университеты, Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе галимнәре түбәндәге нәтиҗә чыгара: экстремистик оешманың идеология чыганагы булган материалларда ислам радикализмы, динне яклап "изге" сугышка чакыру, кешеләр арасында фетнә тудыруга омтылыш, кеше иреген чикләү, хокукларын бозу, үз фикерләрен көчләп тагарга тырышу, яшерен психологик көчләү чагыла.

Ислам идеяларын үз мәнфәгатьләрендә пропагандалаучы сәяси партияләр эшчәнлеге Россия территориясендә закон нигезендә тыелган. Бу хакта белә торып кылынган җинаять эше быелның гыйнвар аенда Азнакай шәһәр судында каралып, Э.Исмәгыйлов җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа карата дәүләт файдасына 10 процент айлык хезмәт хакын тотып калып, 8 айга төзәтү эшләренә билгеләү турында хөкем карары чыгарыла. Ул әлеге карар белән килешмичә, Татарстан Югары Судына апелляция шикаяте бирә. Бөтен якны тыңлаганнан, дәлилләрне өйрәнгәннән соң Югары Суд Исмәгыйловны, массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдаланып, кешеләр арасында бер-берсен күралмау, дошманлык тудыруга, дин тотучыларның инануын кимсетү, мыскыллауга юнәлтелгән гамәл кылуда гаепле дип танып, Азнакай шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдыра. Э.Исмәгыйловның апелляция шикаяте канәгатьләндерелми. Шул рәвешле, суд карары 18 мартта үз көченә керә.

Экстремистик характердагы әлеге җинаять белән бәйле янә бер эш Азнакай шәһәр суды тарафыннан шушы көннәрдә каралды. Азнакай шәһәр прокурорыннан Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә интернет челтәрендәге Азнакайда яшәүче Э.Исмәгыйловның шәхси битенә куелган видеофайлларны экстремистик дип танып, экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертү турында гариза керә. Утырышта прокуратура вәкиле әлеге таләпне хуплады. Кызыксынган як - Э.Исмәгыйлов суд утырышы булачагы турында хәбәр ителсә дә, анда катнашмады.

Россия Федерациясе территориясендә экстремистик материаллар тарату, аларны нәшер итү, тарату өчен саклау закон белән тыелган. Суд Э.Исмәгыйловның интернет челтәренә урнаштырган материалларның экстремистик характерда булуы дәлилләнгән, прокурорның гаризасы нигезле дип тапты һәм ул канәгатьләндерелде.

Суд карары күчермәсе әлеге видеоматериалларны экстремистик характердагы материаллар федераль исемлегенә кертү өчен Россия Юстиция министрлыгына юллана.

Лиза Нурлыева

Читайте также: 22-летний житель Азнакаево осужден за распространение экстремистских видеоматериалов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егетенең интернет–битенә куелган видеоматериаллары экстремистик характердагы материаллар фед...