Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егете Руслан – Эльбрус тавында! ФОТОРЕПОРТАЖ.

Шушы көннәрдә якташыбыздан Эльбрус тавын яулавы турында хәбәр алдык. 2 нче сентябрь көнне Руслан Әхмәтгалиев Европаның 5642 метр биеклектәге иң югары ноктасына Татарстан Республикасы флагын урнаштырган. Яңалык белән ул ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә дә уртаклашкан. "Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән мин бернәрсә дә хис итмәдем. Шулхәтле арыган идем. Бераз...

Шушы көннәрдә якташыбыздан Эльбрус тавын яулавы турында хәбәр алдык.

2 нче сентябрь көнне Руслан Әхмәтгалиев Европаның 5642 метр биеклектәге иң югары ноктасына Татарстан Республикасы флагын урнаштырган. Яңалык белән ул ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең битендә дә уртаклашкан.

"Тау башына менеп җиткәч, хәлсезлектән мин бернәрсә дә хис итмәдем. Шулхәтле арыган идем. Бераз хәл кергәч кенә, 5642 метр биеклектән ачылган матурлыкны күрдем. Максатка ирештем, булдырдым, дигән уй миңа янә көч өстәде".

Афәрин, Руслан! Альпинист райондашыбызны максатына ирешүе белән ихлас тәбрик итәбез. Альпинизм өлкәсендә районыбызны таныткан егеткә алда тагын да югары биеклекләр яуларга язсын!

Үзе турында тулырак: кайда тора, нәрсә белән шөгылләнә, өйләнгәнме, юкмы - "Маяк" газетасында укыгыз.

Әлеге экскурсиянең фотосүрәтләрен тәкъдим итәбез.

Фото: Руслан һәм экскурсия йөртүчесе (гид) Алексей Петров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев