Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай да Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклаша

(Азнакай, 14 март) Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның 86 яшьлек Габделбари бабасы фани дөнья белән хушлашкан. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында язган: - Тямай нәселенең Аксакалы, иң өлкән кешебезне - 86 яшьлек Габделбари бабаебызны озын мәңгелек юлга озаттык. Бабай, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Син безнең йөрәкләрдә мәңгелекә! ТЯМАЕВ фамилиясенә,...

(Азнакай, 14 март) Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның 86 яшьлек Габделбари бабасы фани дөнья белән хушлашкан.

Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында язган:


- Тямай нәселенең Аксакалы, иң өлкән кешебезне - 86 яшьлек Габделбари бабаебызны озын мәңгелек юлга озаттык.

Бабай, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Син безнең йөрәкләрдә мәңгелекә!

ТЯМАЕВ фамилиясенә, нәселебезгә беркайчан да тап тидермәбез, Аллаһ теләсә! Син куйган Тямаев законы белэн яшәрбез! - дип язган Фирдүс бабасы белән бергә төшкән сурәт астына.


Комментарийларда җанатарлары аның кайгысын уртаклашкан:

- Лайк куярга кул күтәрелми...

- Кайгыгызны уртаклашам, Фирдус абый. Авыр туфраклары жиңел булсын!

- Урыны Ожмахта булсын! Кабере киң булсын!

- Аллаһ җанына җәннәт насыйп итсен, сезнең уңышларга күктән сөенеп карап торсын!

- Мощный бабайка. Кайгыгызны уртаклашам, дустым! Тямаевлар, без сезнең белән!

- Караңгы гүрләре нурлы, якты булсын!

- Фирдүс абый, держитесь!

- Бик сөйкемле мөселман бабае булган бабагыз минем Габделгазиз әтием белән годоклар булганнар. Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәсе булып, ожмах түрләрендә булса иде урыннары! Амин!

- Гел каршыга елмаеп килә торган бабай китте шул. Бик моңсу. Бик ачык иде барсына да. Авыр туфрагы жиңел булсын!

Фото tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай да Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклаша