Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай буаларына аккошлар килде

Менә икенче ел Азнакай районы Буралы авылындагы буага аккошлар кайта. Әлеге нәфис кошларны карарга олысы-кечесе, хәтта күрше-тирә авыллардан халык җыела. Шушы хикмәтне үз күзләребез белән күрергә дип, без дә Буралыга юл тоттык.

– Аккошлар безнең якларда бик күптәннән күренгәне юк иде, хәтта очып үткәннәрен дә күргән булмады. Былтыр төшеп, бәби чыгарып, буабызны бизәп йөзделәр. Тиюче, кыерсытучы булмагангандыр инде, быел да кайтканнар, – ди танылган аш-су остасы Фәридә Шәйдуллина.

Һәркем үзе белән кошларга җим алып төшә. Әмма алар барыбер әле кешеләргә ияләшмәгәннәр, сый-нигъмәтне бар да киткәч кенә яр буена килеп ашыйлар, ә болай буаның уртасындарак торуны һуш күрәләр икән.

– Безнең ул төштә Миннегали бабай чишмәсе бар иде. Яшь чакта көянтә-чиләк белән шунда суга төшә идек. Менә шул чишмә буен башта кыр үрдәкләре үз итте. Былтыр ундүрт бала, быел унны чыгардылар, – дип дәвам итә Фәридә ханым.

Кызганычка каршы, без килгәндә буада аккошлар юк.

– Берничә көн күренмиләр инде. Башта икәү төштеләр. Аннан алтау булдылар. Аккошларны якыннан күргән юк иде, сокланып туймаслык бик матур кошлар икән, – ди су буенда үзенең каз бәбкәләрен саклап утыручы Мөхәммәтхатип Хәнипов.

Ул Җәлил бистәсендә эшләгәндә Буралыда – төп нигездә йорт бетереп, лаеклы ялга чыккач, хәләл җефете Фәридә ханым белән кош-корт асрап, җиләк-җимеш үстереп яши. Әлеге буада малай чакта ук су коенып үскән.

– Бер башыннан чума, икенче башыннан калкып чыга идек, – дип искә ала.

Авылның иң өлкән буыны – Гөлсәрия апа белән Мөдәрис абый Хуҗиннар да шатланганнар аккошларга.

– Элек күренәләр иде, әмма аучылар атып, куркытып бетерделәр. Хәзер атучы юк, тыныч аларга, шуңа кире бу якларга кайтканнар инде, – ди Мөдәрис абый.

Гөлсәрия апа белән алар пар аккошлар кебек 61 ел матур, тату гомер кичерәләр. Үзләре сыман ипле-тәртипле балалар үстергәннәр.

– Аккошлар парсыз яши алмый диләр. Без дә бер-беребездән башка бер генә көн дә тора алмыйбыз. Балалар кайтып, карап-тәрбияләшеп торсалар да, картайгач бигрәк тә парлы булу кирәк икән, – ди Гөлсәрия апа Хуҗина.

Аккошларны шулай ук Чалпы авылы буасында да күргәннәр.


 

– Башта тугыз иде, хәзер алтау калдылар, видеога да төшердем, – ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры, Чалпы авылы кызы Зөлфия Исламова.

Мөгаен, Буралы аккошлары ике арада очып, җим эзләп йөриләрдер, Чалпы бит ерак түгел.

Былтыр Тымытык авылында Ык елгасында да асыл кошлар йөзеп йөргән. Шөкер, районыбызда буалар күп, әнә шулай читтән генә сокланып, кадерләп торсак, аккошлар әле башка су буйларын да үз итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев