Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балаларында туган якка мәхәббәт җырлар аша да тәрбияләнә

Азнакай Мәдәни үзәгенең «Илһам» вокаль ансамбле җитәкчесе Азалия Шәйхетдинова балалар белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Туган ягым турында җырлыйм» дип исемләнгән онлайн-викторина үткәрде.

 Дәреснең максаты - Ватанга, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү, туган як шагыйрьләре һәм композиторлары иҗатына кызыксыну уяту, шигъри текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрес башында туган як композиторлары ,шагыйрьләре турында зур булмаган әңгәмә булды. Аннан соң балалар белән сулыш алу һәм вокал күнегүләре үткәрелде, аннан соң укытучы белән бергә Туган як турында искиткеч әсәрләр башкарылды. Һәр кеше, тормышка аяк басканда, үзе өчен "Ватан"сүзен ача. Әмма юл башында һәрберебезнең үз, кече Ватаны бар. Бу кече ватан үзенең үзенчәлекле йөзе, иң тыйнак һәм ямьсез матурлыгы белән балачагында кешегә тәкъдим ителә һәм гомер буе аның белән кала.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев