Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылында кыш беткәч кыш беткәч Кыш бабай нишләп йөргән?

Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил авылдашларны куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, олысы-кечесе килгән иде. Аны мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Озак та үтмәде, мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә һәм...

Такташ әйткәнчә, март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә кар ашаса да, салкын язгы җил авылдашларны куркытмады, мәйдан уртасында барган тамаша һәркемнең күңелләрен җылытты. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, олысы-кечесе килгән иде.
Аны мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Озак та үтмәде, мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай пәйда булдылар. Аларны җыелган халык кул чабып һәм "Нәүрүз, мөбарәкбад!" дигән сүзләр белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелган кунакларны чын күңелдән тәбрикләп, аларга сабан-сукаларны, чәчү орлыкларын барларга вакыт җиткәнлекне искә төшерде, иген уңышы мул булсын, ел әйбәт булсын, дигән иң изге теләкләрен җиткерде. "Әле күңелле итеп җырлап-биеп, уйнап алырга да вакытыгыз бар", - дип барча халыкны бәйрәм итәргә чакырды.
Уеннарда олысы-кечесе бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Кемдер биеде, кемдер җырлады, кемдер тизлеккә йөгерде. Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә! Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, Нәүрүзбикә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырырга онытмады.
Уен барган арада зур казанда ботка пеште, чәй кайнады, табада күпереп коймак пеште.
Әнә шулай рәхәтләнеп күңел ачып, сыйланып, язны каршы алды сарлылылар.
Эльвира ХАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авылында кыш беткәч кыш беткәч Кыш бабай нишләп йөргән?