Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай автомобиль юллары идарәсе гран-при яулады

Эштән соң репетиция ясаулар, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулар, җиңүгә омтылу... Болар бар да артта калды. Предприятие-оешмалар арасында уздырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына йомгак ясалып, иң сәләтлеләр гала-концертта тагын бер кат тамашачыга матур мизгелләр бүләк итте. - Азнакай җырга-моңга бай як. Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкучы артистларыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Алар...

Эштән соң репетиция ясаулар, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулар, җиңүгә омтылу... Болар бар да артта калды. Предприятие-оешмалар арасында уздырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына йомгак ясалып, иң сәләтлеләр гала-концертта тагын бер кат тамашачыга матур мизгелләр бүләк итте.

- Азнакай җырга-моңга бай як. Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкучы артистларыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Алар да нәкъ менә шундый смотр-конкурсларда чарланып, олы сәхнәгә юл алган. Башка елларга караганда бәйгедә катнашучыларның күплеге, моңа кадәр сәхнәгә чыкмаган коллективларның да кушылуы куандыра, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзешчөн сәнгатькәрләргә Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырганда.

Быел смотр-конкурсның тематикасы Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Чыгышларда сугыш китергән кайгы-хәсрәт, авырлыклар, югалтулар, җан яралары ачык чагылыш тапты.

- Аеруча автомобиль юллары, "Азнакайнефть", мәгариф, Азнакай технологик транспорт идарәләре, район үзәк сырхауханәсе, җылылык челтәре, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе, торак милекчеләре ширкәтләре, һөнәри лицей коллективларының ныклы әзерлеген билгеләп үтәсе килә, - ди жюри рәисе, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина.

Призлы урыннарны да шушы коллективлар алды. Ә гран-прины быел автомобиль юллары идарәсе үзешчәннәре яулады.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай автомобиль юллары идарәсе гранпри яулады