Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай аккумуляторчысы Мулланур Кәримов махсус техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итә

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы Халыкта андыйлар турында сокланып: "Кулы белән төймә генә төйми инде", - дип өстәргә дә онытмыйлар. Белмәгән, җиренә җиткермәгән бер генә эше дә юктыр "Татбурсервис" җәмгыятенең Азнакай участогы аккумуляторчысы Мулланур Кәримовның. Транспортчылар коллективындагы бораулау предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче барлык төр автомобиль, махсус техника, тракторларның өзлексез эшләве аның тырышлыгы,...

Наил АБДУЛЛИН,

автор фотосы

Халыкта андыйлар турында сокланып: "Кулы белән төймә генә төйми инде", - дип өстәргә дә онытмыйлар. Белмәгән, җиренә җиткермәгән бер генә эше дә юктыр "Татбурсервис" җәмгыятенең Азнакай участогы аккумуляторчысы Мулланур Кәримовның.


Транспортчылар коллективындагы бораулау предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче барлык төр автомобиль, махсус техника, тракторларның өзлексез эшләве аның тырышлыгы, өлгерлеге, осталыгы белән бәйле.


Мәнәвез авылы егете Мулланур әлеге коллективка (ул вакыттагы исеме - СУМР) беренче тапкыр 1987 елның җәендә, Азнакайдагы 89 нчы һөнәр училищесында урта белем белән бергә шофер, автомобильләр ремонтлау слесаре таныклыклары алып чыкканнан соң килгән иде. Биредән армия хезмәтенә алынды. Степанакерт шәһәрендә хәрби хәзерлек узганнан соң, аларның частен Әфганстанга җибәрәләр.

Анда ул Кабулдагы ремонт батальонына эләгә. Сугыш рядовой Кәримов өчен 1989 елның февралендә - Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын бу илдән чыгару белән тәмамлана. Калган хезмәтен ул Термез шәһәрендә уза.


Туган авылына кайтып бер ай чамасы ял иткәч, кабат СУМРга килә Мулланур. 18 ел шофер булып эшләгәннән соң, 1998 елның көзендә, иҗтиһатлы егетне цехтагы иң мөһим участокларның берсенә - аккумуляторлар һәм радиаторлар ремонтлау бүлегенә күчерәләр. Биредә остазы Ринат Мөхлисовтан аккумуляторчы һәм бакырчы һөнәрләренең нечкәлегенә өйрәнә...


Бүген инде ул үзе остаз. Менә ике ел буена хезмәттәше - бакырчы Ирек Әхмәтшин белән бергәләп эшлиләр. Алар техник хезмәт күрсәткән җиһазларның сыйфаты турында "Татбурсервис"ның Азнакай участогы шоферлары һәм тракторчыларыннан тик мактау сүзләре генә ишетәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай аккумуляторчысы Мулланур Кәримов махсус техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итә